Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казандагы авариядә алтмышынчы автобус шоферы гаепле дип табылды

Ул куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып китеп баручы унынчы маршрут автобусына килеп бәрелгән. (Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Ямашев урамындагы аварияне алтмышынчы автобус шоферы китереп чыгарган, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60...

Ул куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып китеп баручы унынчы маршрут автобусына килеп бәрелгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Ямашев урамындагы аварияне алтмышынчы автобус шоферы китереп чыгарган, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелеште. Авария нәтиҗәсендә җиде кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аларның бишесе 7нче шәһәр хастаханәсенә китерелде.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 60нчы автобус шоферы куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып китеп баручы 10нчы маршрут автобусына килеп бәрелгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/23/156590/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев