Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирина Бокова сертификат тапшырачак

Мәртәбәле кунак Свияжскидагы Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак. (Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. "Казан" аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Мәртәбәле кунак Успение соборы һәм...

Мәртәбәле кунак Свияжскидагы Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. "Казан" аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәртәбәле кунак Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак. Тантана 21 августта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Ирина Бокова Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успения соборы һәм монастыренә, Болгар шәһәренә барачак, Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше белән танышачак.

Успения соборын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү турында карар Бөтендөнья мирас Комитетының Польшада узган утырышында, июль аенда кабул ителгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/20/146764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев