Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның Россия Ислам институтында татар теле дәресләре укытыла башлады

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган татар телен өйрәтү курслары өч ай дәвам итәчәк һәм бушлай булачак. (Казан, 3 февраль,"Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 2 февральдән Казанның Россия Ислам институтында татар телен өйрәнү буенча "Без - татарлар" дип исемләнгән курслар эшли башлады. Укыту "Татар теле", "Татарлар тарихы" һәм Ислам нигезләре"юнәлешләрен...

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган татар телен өйрәтү курслары өч ай дәвам итәчәк һәм бушлай булачак.

(Казан, 3 февраль,"Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 2 февральдән Казанның Россия Ислам институтында татар телен өйрәнү буенча "Без - татарлар" дип исемләнгән курслар эшли башлады. Укыту "Татар теле", "Татарлар тарихы" һәм Ислам нигезләре"юнәлешләрен үз эченә алган.

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган татар телен өйрәтү буенча курслар өч ай бушлай укытылачак. Алар Казанның 5 мәчетендә - "Кабан арты", "Гаилә", "Тынычлык", "Әниләр", "Ярдәм"дә, һәм Татарстанның биш мөхтәсибәтендә - Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада алып барыла. Дәресләр атнасына өч көн - дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак.

Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә "Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен" уку-укыту әсбабы басылып чыккан. Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен квалификацияле 25 белгеч: 15 татар теле белгече һәм 10 ислам дине нигезләре мөгаллиме җәлеп ителгән.

Китапның авторлары: Россия ислам институтының татар теле кафедрасы белгече Рафилә Гимазиева белән доцент, фәнни хезмәткәр Венера Гарипова-Хәсәншина.Журналистлар белән әңгәмә барышында авторлар әйтүенчә, китап татар телен өйрәтүдә башлангыч белемне бирүне исәпкә алып эшләнгән. "Китап кыска вакыт эчендә, 2 ай дәвамында әзер булды. Безнең төп максатыбыз кешеләрне дөрес итеп язырга өйрәтү түгел. Иң мөһиме алар татар телендә иркен сөйләшеп, аңлашып, уй-фикерләрен җиткерә белсеннәр",- ди Венера Гарипова-Хәсәншина.

Татар теле кафедрасы белгече Рафилә Гимазиева да татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бу китапның файдалы булуын билгеләп узды. "Татар теленнән тыш, курсларга йөрүчеләр дәреслек ярдәмендә ислам нигезләренә дә төшенә алачак. Китапның ахыргы битләрендә сүзлек тә бирелгән",- ди ул. Курсларны тыңларга йөрергә теләүчеләрнең иң күбесе "Әниләр" мәчетендә - курсларга йөздән артык кеше язылган. Әйдәп баручылар рәтендә шулай ук Казанның "Ярдәм" мәчете - монда сиксәннән артык кеше татар телен өйрәнәчәк.

Татарстанның башка шәһәр-районнары арасында иң актив булып Түбән Кама мөхтәсибәте танылды - татар телен өйрәнү өчен иллегә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бөтен республика һәм Казан буенча курсларга 600 тирәсе кеше язылган.

Казанның Россия Ислам институтында уза торган курсларда ана телен өйрәнергә килүчеләр шактый күп. Араларында яшьләр дә бар. Удмуртиядә туып хәзерге көндә КФУда белем алучы Алсу Нәбиева курсларга зур кызыксыну белән килгән. Татар телендә аралашырга өйрәнү - аның күптәнге хыялы. "Курслар хакында интернет челтәреннән укып белдем. Татарча аңлыйм, тик матур итеп сөйләшә белмим. Шуңа күрә бу курсларга бик теләп йөриячәкмен,"- ди ул.

Казанда яшәүче Елена Моисеева да татар телен өйрәнергә тели. Кызның татар телендә аралашучы дуслары күп. "Социаль челтәрдә Азат исемле татар егете белән аралашам. Хәзерге вакытта ул армия сафларында. Ул кайтканчы, әзме-күпме татар телен өйрәнергә телим. Танышларым арасында да татар телендә сөйләшүчеләр бар. Курслар бушлай булуы әйбәт. Студентлар өчен бигрәк тә", - ди Елена.

Казанда яшәүче Назыйм Касыймов та курсларның файдасы тияр, дип ышана. "Татар телен, һичшиксез, өйрәнәчәкмен. Курсларга зур өметләр белән килдем", - ди.

Укыту курслары Тимергали хәзрәт Юлдашевның Корьән укуы белән башланып китте. Аннан соң, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. "Кеше һичшиксез, тарихын, динен һәм туган телен белергә тиеш. Шул очракта гына без тулы канлы тормыш белән яшәрбез», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин. Дин эшлеклесе белем алучыларга уңышлар һәм өйрәнүләрнең файдалы узуын теләде. Курсларның Татарстанда 10 ел дәвамында үткәрелүен искәртте.

Татар телен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин сәләмләде. "Элек әби-бабаларыбыз мәдрәсә, мәчетләрдә татар телен, милләтен саклау өчен дин сабаклары алып барганнар. Бүген бу безнең дә изге бурычыбыз. Аллага шөкер, укыту курсларына җыела алдык. Татар телен өйрәнү киләчәктә дә дәвам итсен. Татар теле курслары милләтебезне саклап калырга ярдәм итәчәк", - дип өметен белдерде Кәрибуллин.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, үзенең татар телен өйрәнүен мисалга китереп, дәрескә килүчеләрне татар телен үзләштерергә өндәде. " Мин кечкенә вакытта, гаиләбез белән Ташкенттан Казанга күчендек. Рус мәктәбендә укыдым. Шуңа да карамастан, татар телен өйрәнәсем килде. Мин ул телгә "гашыйк" булдым. Татарча аралашасы килү теләгем шулкадәр көчле иде. Җиңел булмады, ләкин өйрәндем. Бүген рәхәтләнеп аралашам", - дип сөйләде ул.

Татар телен өйрәнү курслары тәмамлангач, тыңлаучыларга, үзләштерелгән белем күләменнән чыгып, төрле дәрәҗәдәге сертификатлар биреләчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/03/157297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев