Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз

Хуҗабикәләр кәтлит әзерлә­гәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә. Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз. Пешеп җи­тәр алдыннан әз генә аш сер­кәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була. Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк...

Хуҗабикәләр кәтлит әзерлә­гәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.

Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз. Пешеп җи­тәр алдыннан әз генә аш сер­кәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәң­гегә кушыгыз.

Аш пешерүчеләр, зур ит ки­сәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында "ял итте­рергә" кирәклеген әйтә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга ки­ңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар "ялтырасын" өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут кипте­рергә. Суынгач, блендерда вак­ларга яки угычтан уарга.

ВТ газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев