"Күчеш авыр узмады»: Татарстан ярты ел "цифрлы»да
2019 елның октябрендә Татарстанда мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларның аналоглы эфир тапшыруларын туктаттылар. Бу чорда ниләр үзгәрде, һәм халыкка нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде, - шул хакта «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы директоры Владимир Якимов.
- Владимир Николаевич, «цифрлы» га күчү программасы берничә ел дәвам итте, халык сыйфатлы цифрлы сигнал кабул итә алсын өчен күп эш башкарылды. 2020 ел - «Аналогсыз беренче ел. Күчешкә нәтиҗә ясарга мөмкинме инде?
- Әйе, чыннан да, 2020 ел - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елы. Ул җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә, шул исәптән эфир телевидениесен цифрлаштыру өлкәсендә дә нәтиҗәләр ясарга мөмкин булган бик мөһим чор. «Сан»га күчү Программасын гамәлгә ашыру өчен, Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, барысы - 87. Алар республика халкының 99,3% ын цифрлы телевидение белән колачлый. Объектларның һәрберсе реаль вакыт режимында күзәтелә. Безнең предприятие исә челтәрнең өзлексез эшләве өчен җавап бирә. Бүгенге көндә Россия челтәре - дөньяда цифрлы эфир телевизион тапшыруларының гамәлдәге челтәрләренең иң зурысы
- Республика халкы цифрлы телевидение тапшыруларын караганда нинди кыенлыклар белән очраша?
- Тулаем алганда, күчешне халык авыр кабул итмәде, шунлыктан авыр узмады. Без министрлыклар, җирле хакимият органнары белән берлектә республика районнарында массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясап, бу вакыйгага халыкны әзерләдек. Күп кенә чаралар уздырдык, листовкалар тараттык, волонтерларны җәлеп иттек. Алар халыкка аңлату эшләре алып бардылар. Әле бүген дә кайбер кешеләр цифрлы эфир телевидениесен кабул итүдә кыенлыклар кичерә. Искәртеп үтәсе килә. Цифрлы телевидениедә сыйфатлы телеканалларны карау өчен, дециметрлы яки "всеволновая антенна" һәм заманча телевизор кирәк. 2012 елдан соң сатып алынган телевизор булса, ул цифрлы телевидениене карау өчен кирәкле DVB-T2 стандартын хуплый. Әгәр сездә иске телевизор булса, сезгә сәүдә челтәрендә сатып алырга мөмкин булган DVB-T2 стандартына ярдәм итүче махсус приставка кирәк булачак.
Антеннага килгәндә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда коллектив антенналар урнаштырылган, алар идарәче компанияләр белән килешү буенча операторлар тарафыннан хезмәт күрсәтелә. Эфир кабул итүгә бәйле проблемалар килеп туган очракта, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә телевизор караучы авыл җирендә үз йортында яши икән, аңа антена сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итәргә, йә коммерция фирмасына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Антенналар көчәйткеч һәм башка төрле була. Кибеткә барыр алдыннан телевизор сигналын кабул итәчәк йортыгыздан якындагы телебашняның ераклыгын билгеләргә кирәк. Цифрлы эфир телевидениесе картасына РТРС.рф картасы сайтына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредә кирәкле объектка кадәр ераклыкны белергә мөмкин.
Йорттан телебашняга кадәр ераклык 30-40 кмдан (рельефка карап) артмаса, сезгә көчәйткечсез антенна туры киләчәк. Ераклыгы 40 км дан артып китсә, көчәйткечле антенна кирәк булачак. Шунысы мөһим: көчәйткеч кирәк очракта гына бу кирәк. Башкача алган сигнал бозылып килә. Антенна, һичшиксез, 4-10 метр биеклектәге йорт түбәсендә булырга һәм якындагы телебашняга юнәлтелергә тиеш.
— Халыкның 99,3% ы гына цифрлы сигнал кабул итә ала, ә калган 0,7% нына нәрсә эшләргә?
- Республиканың 160 торак пункты, төрле географик киңлектә урнашу сәбәпле, санлы сигналны тулысынча кабул итә алмый. Бу 0,7% ы шушындый җирлектә яши. Әмма Дәүләт алар өчен бу проблеманы хәл итү юлларын эшләде. Ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килде, алар абонент җиһазлары белән ташламалы нигездә тәэмин итү турында килешү төзелде һәм ике мультиплекс составына керүче 20 санлы телеканалны караган өчен абонент түләве алынмаячак.
- Россиядә цифрлы телевидениегә күчү проектын уңышлы дип атарга мөмкин, һәм бу безнең казанышыбыз гына түгел. Элемтә министрлыгы, шәһәр, район һәм авыл җирлекләре администрацияләре тарафыннан зур эш башкарылды. Хәзер нинди бурычлар тора?
- Әйткәнемчә, Татарстан Республикасының РТПЦ бурычы, халык цифрлы сигналны өзлексез тота алсын өчен, телерадиотапшырулар челтәренең сыйфатлы эшен тәэмин итү кирәк. Аналог тапшыруларны өзгәнче, без, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм җирле хакимият органнары белән берлектә, районнарда халык белән киң колачлы аңлату эшләре алып бардык, цифрлы эфир телевидениесенең эш кагыйдәләре турында сөйләп, мәгълүмати материаллар бирдек. Халыкның аз өлеше әле һаман да цифрлы сигналны кабул итүне оештыруда кыенлыклар кичерә, димәк бу аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев