Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күчмә кубок техникумга китте

Олы Мәңгәрдә сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышлары булып узды. Биредә әлеге ярыш быел унбишенче тапкыр үткәрелде. Мәктәпкә районның әфганчылар советы рәисе Ленар Кабиров җитәкчелегендә әфган сугышында катнашкан егетләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, Олы Мәңгәр авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин һәм...

Олы Мәңгәрдә сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышлары булып узды.

Биредә әлеге ярыш быел унбишенче тапкыр үткәрелде. Мәктәпкә районның әфганчылар советы рәисе Ленар Кабиров җитәкчелегендә әфган сугышында катнашкан егетләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, Олы Мәңгәр авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин һәм әлеге ярышларны оештыручы, Укучылар йорты укытучысы Илфир Зәйнуллин һәр мәктәптән һәм техникумнан катнашучы егетләр һәм кызлар килде. Илдарның энесе Илфар Сафиуллин да бу чарада кунак буларак чакырулы иде. Мәктәпнең беренче катының залын геройга багышланган стенд белән бизәгәннәр. Кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, Илдарның энесенә бүләк тапшырдылар. Тантаналы ачылыштан соң, килүчеләр зыяратка, мәрхүмнең каберенә венок салдылар. Бер минут тынлык белән искә алып үттеләр.

Ә бу вакытта стадионда ярыш кызганнан кызды. Ярышның баш судьясы , спорт мәктәбе тренеры Фаил Гараевны мәктәпләрнең физкультура укытучылары әйләндереп алган. Техникум тренеры, үзе дә күп бәйгеләр җиңүчесе булган Мансур Сафин да биредә. Һәркайсы үзене көч биреп тора, мактап күңелен күтәрә.Бәйгене кызлар башлап җибәрде. Олы Мәңгәр чаңгычылары элек-электән сынатмады. Кызлар бигрәк тә. Апалы -сеңелле Рәзинә һәм Фәнүзә Нургалиевалар, Кәдрия Сәфәргалиева, егетләрдән Рәдис Хисмәтуллин моңа охшаш ярышларда гел алдынгы урыннар алып килде. Соңгы елларда алар сафына кушылган Зәлинә Зиннәтованың күрсәткече дә бу юлы иң яхшысы иде. Шушы ук мәктәптә чыныгу алган тагын бер чаңгычыбыз Гөлназ Газизова исә быел инде техникум өчен чыгыш ясады. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: кызлар арасында I урында - Зәлинә Зиннәтова (Олы Мәңгәр);II урында - Эльвира Сираҗиева(техникум); III урында - Гөлия Сәләхиева(Бәрәскә мәктәбе). Егетләр арасында I урында - Илнур Гарипов (техникум), II урында - Рәмис Әхмәтов (Күңгәр мәктәбе), III урында - Илсаф Гарипов (Күшәр мәктәбе). Бәйгенең кубогы командалар арасында беренче урын яулаган техникум командасына тапшырылды. Олы Мәңгәр мәктәбе командасы икенче урында, Бәрәскә мәктәбе командасы өченче урында калды. Бәйге тәмам. Барысы да югары дәрәҗәдә булды диясем килә. Ә егет -кызларга бары уңышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев