Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күчәргә микән, күчмәскә микән...

Узган ел ахырында Россиядә 4 көнлек эш атнасына күчү проблемасын ил хөкүмәте дәрәҗәсендә тикшерделәр. Хәтта ил президенты да бу хакта үз сүзен әйтте. “Әтнә таңы” да бу проблемадан читтә калмады, “Дүрт көнлек эш атнасына күчүгә ничек карыйсыз?” исеме астында сораштыру уздырды.

Моңа Әтнә халкы һәм газетабыз сайтын укучылар ничек карыйлар дип уйлыйсыз.     Сораштырылучыларның 47 проценты хезмәт хакына зыян итмәсә, андый системага күчәргә була дип саный. Дөрестән дә, атнада тагын бер ял көне булуны кем начар санар икән. Бик яхшы булыр иде бу. Өстәвенә, 38 % респондент  хезмәт хакына карамастан моңа уңай карый.

Күз алдына китерәсезме, сораштыруда катнашучыларның 85 проценты хәзер үк 4 көнлек эш атнасына күчүне хуплый. Бу ни дигән сүз? Аңлашылганча, безнең халыкка акча гына түгел, тиешле дәрәҗәдә ял да җитми икән!

Шунысы кызык, 16 % респондент 4 көнлек эш атнасы кирәкми ул, мин моңа тискәре карыйм, дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев