Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күчтәнәч”нең яңа проектында – Әтнә укучылары

Бу минутларда Казанда журналистлар, ТВнең "Күчтәнәч" тапшыруының яңа проекты кысаларында , Олы Әтнә мәктәбе укучылары белән тапшыру әзерлиләр, урысча әйтсәк, "сьемка" бара. Олы Әтнә мәктәбе укучылары Дәү әти белән скайп аркылы аралашалар. - "Күчтәнәч" тапшыруы яңа форматта күрсәтелә башлый, Дәү әти белән Дәү әни хәзер балалар белән скайп аркылы аралаша...

Бу минутларда Казанда журналистлар, ТВнең "Күчтәнәч" тапшыруының яңа проекты кысаларында , Олы Әтнә мәктәбе укучылары белән тапшыру әзерлиләр, урысча әйтсәк, "сьемка" бара. Олы Әтнә мәктәбе укучылары Дәү әти белән скайп аркылы аралашалар.

- "Күчтәнәч" тапшыруы яңа форматта күрсәтелә башлый, Дәү әти белән Дәү әни хәзер балалар белән скайп аркылы аралаша башлыйлар икән. Без ТВнең яңа проектында беренчеләр булып катнашабыз. 4 "б" сыйныфы укучылары Хәкимова Мәдинә, Латыйпова Гөлсем, Ихсан Исхаков, 2 "а" сыйныфы укучысы Реналь Шәрифуллин, 3 "б" сыйныфы укучысы Илназ Җәләлетдинов Дәү әти белән скайп аша сөйләшәләр. Сьемка 11 сәгатьтә башланды. Укучыларыбыз үзләрен иркен хис итәләр. "Тапшыруның кайчан буласын хәбәр итәрбез", дип әйттеләр. Үз чиратыбызда без газета укучыларга хәбәр итәрбез...- дида мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Райлә Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев