Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез Яруллина Марзия Хаҗиәхмәт кызының 23 мартта 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безне, биш балаңны үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта...

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безне, биш балаңны үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!
Ашкынып ла атлап кайтып киләм
Туып-үскән йортым-ояма.
Тәрәзәләрдә балкып утлар яна,
Әл дә әти-әни бар дип дөньяда.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак шулай каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габделнур, кызларың-кияүләрең Гелнур-Ильхам, Фирзия­-Сәлим, Рүзия-Марат, Зөлфия-Тәлгать, бакыйлыкка күчкән улың Газинур, оныкларың Илнар-Илназ, Ләйлә-Әмир, Чулпан-Ли­лия-Мәдинә, Зөһрә-Гүзәл-Гөлчәчәк, оныкчыгың Данияр, киленең Лилия
һәм дә барлык туганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев