Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Әтнә зур дөньяга “оча”

Кече Әтнә зур дөньяга "оча" Замана үзгәрешләре артыннан өлгерә торган түгел, башта кәрәзле телефоннарга мөкиббән булсак, соңрак тормышыбызга тәлинкәле телевизорлар килеп керде. Ничек кенә аталмый алар. Әтнә халкы "Таттелеком"ның Әтнә бүлекчәсе урнаштырган "Летай" телевидениесен үз итте. Икенче төрле әйтсәк, IP- ТВга ялгана башладык. Башта Әтнә районының зуррак саналган авылларына тәтеде...

Кече Әтнә зур дөньяга "оча"

Замана үзгәрешләре артыннан өлгерә торган түгел, башта кәрәзле телефоннарга мөкиббән булсак, соңрак тормышыбызга тәлинкәле телевизорлар килеп керде. Ничек кенә аталмый алар. Әтнә халкы "Таттелеком"ның Әтнә бүлекчәсе урнаштырган "Летай" телевидениесен үз итте. Икенче төрле әйтсәк, IP- ТВга ялгана башладык. Башта Әтнә районының зуррак саналган авылларына тәтеде бу бәхет, инде халык саны азрак булган авылларга ялгый башлады "Таттелеком" хезмәткәрләре "Летай"ТВны.

Агымдагы елда Кече Әтнә, Югары Көек, Ключи Сап авылларында яшәүчеләр зур дөньяга "очып", 40ка якын (бәлки артыктыр да) канал карый алачаклар... "Бүген Әтнә районының Кече Әтнә авылына "Летай- ТВ"ялгана башлый", - дип хәбәр итте безгә "Таттелеком"ның Әтнә бүлекчәсе бухгалтеры Дамира Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев