Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кече Әтнәдә ут юк”

Без сезне тыңлыйбыз "Кече Әтнәдә ут юк" Хөрмәтле редакция! Сезгә язасы сүзләрем бик күп. Иң мөһимен языйм әле. Безнең Кече Әтнә авылының мәчет ягындагы баганада ут юк. Иртәнге якта сөт җыю машинасы килә, ул вакытта караңгы булгач бик читен. Безнең сүзгә дә колак салмаслармы икән? Зәйтүнә ХӘБИБУЛЛИНА, Кече Әтнә авылы...

Без сезне тыңлыйбыз

"Кече Әтнәдә ут юк"

Хөрмәтле редакция! Сезгә язасы сүзләрем бик күп. Иң мөһимен языйм әле. Безнең Кече Әтнә авылының мәчет ягындагы баганада ут юк. Иртәнге якта сөт җыю машинасы килә, ул вакытта караңгы булгач бик читен. Безнең сүзгә дә колак салмаслармы икән?

Зәйтүнә ХӘБИБУЛЛИНА,

Кече Әтнә авылы

Зәйтүнә апа! Сез язган мәсьәләләр буенча Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин белән сөйләштек. Аның җавабы белән сезне дә таныштырабыз.

- Ут юк , диләр. Бар ул ут! Кече Әтнә авылында кырыклап баганада ут бар. Авылны йөреп чыгып, декабрь аенда үзем куйдырттым. Бер нечкәлеге бар, бәлки кайбер кешегә әнә шунысы ошамыйдыр. Экономия ясау максатыннан, утларны билгеле бер вакытка көйләдек. Мәсәлән, утлар төнге 12гә кадәр яна, аннан соң сүнә, балалар мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, иртәнге якта тагын яна. Үземә дә әйткәннәре бар, ник алай итәсең, янсын, кесәңнән түлисеңме, дип. Җирлеккә акча хисапсыз бирелми, эшлисе, төзәтәсе, төзекләндерәсе җитәрлек. Менә шул сакчыллык аркасында җыйналган акча да бик кирәк булып куя...- диде Илнур Илдар улы.

Бу авыл халкы белән сөйләшмичә генә эшләнмәгән билгеле. Замананың авырлыгын, бәяләрнең артуын исәпкә алсак, бу хәтта акыллы адым да булган. Башка җирлек хуҗаларына да бу хакта уйлансалар була.

Ә инде дөрестән дә уңайсыз икән, бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең үзенә әйтегез. Бу хәл итеп була торган мәсьәлә.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев