Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Әтнәләр "тузан койды"

Узган шимбәдә Яңа әтнәләрнең ничек бәйрәм иткәнен хәбәр иткән идек. Алсу Гыйлаҗева барлык нечкәлекләрен әйтеп интервью да биргән иде. Бу шимбәдә булачак бәйрәм турында да әйткән иде. Сүзләрендә торды мәдәният хезмәткәрләре бу шимбәдә, кичә, Кече Әтнә халкын ял иттерде алар. - Елдагыча гына димәс идек, купкә кунеллерәк булды. Авылдашларны котларга...

Узган шимбәдә Яңа әтнәләрнең ничек бәйрәм иткәнен хәбәр иткән идек. Алсу Гыйлаҗева барлык нечкәлекләрен әйтеп интервью да

биргән иде. Бу шимбәдә булачак бәйрәм турында да әйткән иде.

Сүзләрендә торды мәдәният хезмәткәрләре бу шимбәдә, кичә, Кече Әтнә халкын ял иттерде алар.

- Елдагыча гына димәс идек, купкә кунеллерәк булды. Авылдашларны котларга авылда туып ускән Реваль Әхмәтҗанов, Равил абый, һә м читтән дә кайтканнар иде, - диләр кечеәтнәләр.

Уеннар гадәттәгечә концерт номерлары белән урелеп барды. Зөлфәт Сибгатуллин, Радик Зариповларны кабат- кабат чакырып жырлаттылар. Карыйсыгыз килсә, видеоларны Яңа Әтнә мәдәният бүлеге стенасыннан да карый аласыз. Бик тәртипле, кунелле генэ узды. "Ашыт"та эшләгән Зөфэр абый оештыруга куп көчен кертте, - ди Алсу Гыйлаҗева.

Кичке сәгать 6 да башланган сабантуй ничәдә беткәнен күпләр хәтерләмидер дә. Һәрхәлдә сәгатьне күрерлек түгел иде. Олысы кечесе биеде, җырлады. "Чирмеш"ләр биюен дә күрделәр, үзләре "Ламбада" да биеделәр. Ә уеннарның чуты юк. "Без дә тузанны коеп алдык әле", дип сөйләштеләр кичке уенга килгән әбиләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев