Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Әтнәләрдән көнләштем...

Соңгы вакытта районыбызда төзекләндерү эшләре колач алды. Барысы да референдум нигезендә җыелган үзара салым акчасына төзелә болар. Һәркайсын яктыртырга тырышабыз, райондашлар үзләре дә: "Шул авылда шундый төзелеш бара, ни буласы икән?"- дип, белешеп язарга кушып мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы да шулай булды. Кече Әтнә авылында чишмә буласын белсәм дә, бу...

Соңгы вакытта районыбызда төзекләндерү эшләре колач алды. Барысы да референдум нигезендә җыелган үзара салым акчасына төзелә болар.

Һәркайсын яктыртырга тырышабыз, райондашлар үзләре дә: "Шул авылда шундый төзелеш бара, ни буласы икән?"- дип, белешеп язарга кушып мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы да шулай булды.

Кече Әтнә авылында чишмә буласын белсәм дә, бу дәрәҗәдә буладыр дип күз алдыма да китерә алмаган идем. Әлеге чишмә авылның ике як ярын тоташтырачак, бик матур ял паркы да булачак. Коесы, чишмәсе янәшә буласы, аларының да бер өлеше эшләнгән. Ә ярдан баскычлардан күтәреләсе. Бүгенге көндә байтак эше башкарылган инде, баскычлар әзер, чишмә урыны бар, тигезләү эшләре бара. Техника да җитәрлек, Арчадан килеп эшлиләр...

"Акчасы булган саен килеп эшлибез инде", - диләр алар.

Бозлавык, тау менәсе, тау төшәсе...Мәзәк хәлләр дә очрап тора . Тауга менәсе машина менә алмый туктап калгач, аңа ярдәмгә үзләренең тракторы килде..."

-Элек чүп урыны иде бу, тиздән фотога төшәргә килерләр, су алып, төзүчеләргә рәхмәт укырлар",- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов. Шулай булыр, Алла боерса... Бик матур булырга охшап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев