Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә дә төш кенә: Иске Шимбер һәм Яңа Шимбер авыллары

Ашыт елгасы буенда, район үзәге Олы Әтнәдән көнбатышка таба берсе – 18, икенчесе 16 километр ераклыкта бер- бер артлы урнашкан бу авыллар районыбызның кечкенә авыллары арасында иң күренеклеләре дисәк тә, ялгышмабыз.

Дөресен генә әйткәндә, бу якларда беренче тапкыр булуым. Авылларның икәү булуы һәм аларның Иске һәм Яңа исемнәре белән аерылуы минем өчен үзенә күрә бер кызыклы ачыш та булды.
Куе яшеллек арасында, табигатьнең матур бер почмагында, бөдрә таллар, киң яланнар белән әйләндереп алынган урында утыра алар. Аяк асты – хәтфә үлән, ерак түгел тау битендә – җиләклек, саф һава. Табигать бу авыллар халкы өчен бер ниен дә кызганмаган, киресенчә – бар да мулдан биредә – яшел үзәнлекләр дә, еракка җәелгән басу-кырлары да, урман- агачлыклары, елга-инешләре дә – барысы да бар. Йортлары күп булмаса да, урамнары озын - шуның белән авыллар хәйран зур булып тоела. Һәр ике авылда да гадәти йортлар белән беррәттән заманча, зур, иркен итеп салынганнары да, шәһәрдән кайтып-китүче авыл балалары дача гына итеп кенә тотканнары да бар. Шул ук вакытта узган гасырда ук төзелеп, бүгенге көндә җимерек хәлдә булучы йорт-куралар да юк түгел. Өлкәннәр китә, балалар шәһәрдә – хуҗасыз калган өйләрдән бетмәс-төкәнмәс сагыш бөркелә. Капкаларда - йозак. Менә шунысы борчый. Әнә шулай күпме авыллар бетеп юкка чыкты шул инде.
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Шимбер атамасы Шимбер җыены буларак, бик борынгы язмаларда ук телгә алынган.
Бу тирәдә  урнашкан биш авылны – Югары һәм Түбән Көек, Ары, Иске һәм Яңа Шимбер авыллары җыенын Шимбер исеме белән атаганнар.
Районыбыз тарихын биш бармагыдай белгән Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов әйтүенчә, гадәттә, араларында иң борынгы авыл исеме белән атый торган булганнар мондый җыеннарны. Димәк, бу авыллар арасында да иң өлкәне – Шимбер. Авыл исемен тарихчы мари теленнән алынып, татарча кара кан дигәнне аңлатуын билгеләп уза. Бу ике авыл арасында урнашкан урманнар аша узучы, Ашытның уң як кушылдыгы булган елга белән бәйле булырга мөмкин. Кайчандыр бик тирән сулы елганың суы кара төстә булган дигән фикер бар. Елга үзе дә Шимбер исемен йөртә. Иске Шимбер авылына кергән җирдә урнашкан тауның  мари халкы табынган агач белән бер исемдә булуы да билгеле бер фикерләргә этәрә. Кирәмәт исемен йөрткән ул агач та. Ничек кенә булмасын, бу авыллар тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташуы күз алдында.  Әйдәгез әле, һәр ике авылга аерым тукталып узыйк.
Иске Шимбер
Авыл тарихи чыганакларда 16 гасыр белән бәйләп телгә алына. Революциягә кадәр ул Меритәк исемен йөрткән. Бүгенге көндә Теләче һәм Лаеш районнарында да шул исемдәге авыллар барлыгы билгеле. Исемнәре бер булган бу өч авылны  үзара нәрсә бәйли – әлегә бу сорау ачык кала. Шул ук вакытта, авылның исеме дә күптән башка шул инде.
18-19 гасыр башында биредә яшәүчеләр дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Авыл халкы игенчелек һәм терлек үрчетү белән шөгыльләнгән. 20 гасыр башында  биредә су тегермәне, фабрика, ике вак-төяк сатучы лавка булган. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының ЦаревоКокшайск өязе, Күлле Киме волостена кергән.1990 елның 25 октябренннән Әтнә районына керә, Түбән Көек авыл җирлегенә. 1991-2008 елларда биредә башлангыч мәктәп һәм клуб урнашкан булган. Кызганыч, бүген биредә боларның берсе дә юк. Авылда 16 хуҗалык бар. Шуларда 47 кеше яши.

Яңа Шимбер
Авыл исеме тарихи мәгълүматларда 1724 ел белән бәйләп күрсәтелә. Революциягә кадәр «Борис Утарлары», (русча Борисовские Отары) дигән исем  белән атап йөртелгән. Шул ук Габдуллаҗан  абый фикеренчә, әлеге исем кайчандыр биредә яшәгән урыс алпавыты исеме белән бәйле булырга мөмкин.  Ул бирегә каян килеп чыккан, күпме вакыт яшәгән, ни белән шөгыльләнгән – бу хакта мәгълүматлар юк. 1860 елга кадәр авылда яшәүче халык шулай ук дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Авыл халкы җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Егерменче гасыр башында биредә мәчет һәм ике вак-төяк сатучы ике лавка эшләп килгән. Бүгенге көндә биредә 22 хуҗалыкта 55 кеше гомер кичерә.Ни үкенеч, биредә хәзер инде мәчет юк. Әмма кайчандыр булган урынына быел махсус такта куелган.
Яңа Шимбер республикага танылган шәхесләрне биргән данлы авыл. Тарих фәннәре кандидаты, атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерова турында ишетмәгән кеше бар микән. Якташыбыз, 1940 елда Яңа Шимбер авылында туган Тәэминә апа үзенең үткер фикерләре, кызыклы эзләнүләре белән сугарылган фәнни эшләре аша бөтен республикага билгеле шәхес. Туган авылына чын күңелдән бирелгән, гомере буе аңа дан җырлап яшәгән галимә бүген дә  биредә еш кунак. Авылдашлары белән тыгыз бәйләнештә яши һәм иҗатын дәвам итә.
Күптән түгел Яңа Шимбердә сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә обелиск ачылуын куанып хәбәр иттек. Шул урыннан ерак түгел, элеккеге мәчет урынында бик матур ял итү урыны да барлыкка килде. Гомумән, авыл үзенең асфальт юллары белән дә башка үзе кебекләрдән күпкә аерыла.
Моның сәбәбе – тагын бер авылдашлары, күренекле дәүләт эшлеклесе, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаровның туып-үскән авылына олы хөрмәт билгеседер, мөгаен.

Якташларының кайгыртуын тоеп яшәгән авылдашлары үзләре дә бик рәхмәтле аңа. Кайчандыр Әсгать Әхмәт улы туып-үскән нигездә бүген 82 яшьлек Фәния Зәйнуллина гомер кичерә. “Авылыбызны юллы итте, сулы-газлы итте. Бик шәфкатьле кеше, исән-сау гына булсын”, – дип ихлас догаларын күренекле якташына багышлый ул. Һәм андыйлар Яңа Шимбердә бер ул гына түгел.
Дәүләт эшлеклесе вакыты бик тыгыз булуга карамастан, туган авылына кайтып, авылдашлары белән аралашып китү өчен һәрвакыт җаен таба. Игелекле, изге гамәлләре белән дә һәрвакыт куандырып тора.
Фәния апаның үзен дә язмыш төрлечә сынаган. Дүрт балага тормыш бүләк иткән ана ул. Бу нигездә 1978 елны тормыш иптәше белән  бик авырлык белән өй салганнар. “Авылда халык аз калды, яшьләр китеп бетеп бара”, – дип уфтана олы яшьтәге апа.
Кечкенә генә бу ике авылда яшәр өчен шартлар бик  үк уңай ук булмаса да, яшьләр дә юк түгел анда. Күпләр «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт куя. Мәктәп укучылары Түбән Көек төп мәктәбендә белем ала, сабыйлар да шунда ук балалар бакчасына йөри. Ни куаныч, авыллар арасында ара бик зур түгел. Әмма биредә күбрәк өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә.
Түбән Көек авыл җирлеге рәисе Фәргать Мөхәммәтгалиев әйтүенчә, һәр ике авылга да атнага дүрт тапкыр сатучылар килеп, халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итә. Димәк, бу яктан халыкның  күңеле тыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев