Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә кызына карата көч кулланган өчен Бөгелмә кешесе янә суд каршына басты

ТР Югары суды Сергей Кукушкинны аклау хөкемен гамәлдән чыгарганнан соң эшне яңа составта карау өчен Бөгелмә шәһәр судына кире кайтардылар.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бөгелмәдә яшәүче 27 яшьлек Сергей Кукушкин яшь ярымлык кызына карата көч кулланган өчен янә суд каршына басты.

Шунысын да искәртик: быелның 13 апрелендә Бөгелмә шәһәр суды кечкенә кызына карата көч куллануда гаепләнгән Сергей Кукушкинны аклады. Әлеге вакыйга җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу кузгатты.

Ир-ат кызына карата бернинди дә көч кулланмавын, памперсын алыштырган вакытта очраклы рәвештә генә баланы җәрәхәтләвен әйтте. Шуңа да карамастан, аны тоткарладылар.

Прокуратура гаепләү карары белән риза булмыйча ТР Югары судына шикаять бирде, шуннан соң эшне яңа составта карау өчен янә Бөгелмә шәһәр судына кайтардылар.

Бүген ТР Югары судының гаепләү хөкемен үзгәрешсез калдыруы һәм эшне Бөгелмә шәһәр судына кире кайтаруы билгеле булды. Кукушкинның адвокаты сүзләренчә, эшне яңа маддә буенча караячаклар. 

«Бу юлы җинаять эше тән җәрәхәтләре булу-булмау факты буенча каралачак. Ул „Сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китерү“ маддәсе булыр, мөгаен», - дип искәртте адвокат.

Дәүләт гаепләүчесе процесс башланыр алдыннан белдергәнчә, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Югары суды карары белән килешмичә кассация шикаяте биргән, шуңа бәйле рәвештә ул тыңлауларны башка көнгә күчерүне сорады.

Суд прокурорның үтенечен канәгатьләндерде һәм процессның башлану вакытын 3 августка кадәр кичектерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-07-2020/kechken-kyzyna-karata-k-ch-kullangan-chen-b-gelm-keshese-yan-sud-karshyna-basty-5759980

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев