Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел могҗизага ышана

Кыш бабайга күптән ышанмыйбыз. Без бит күптән олы кешеләр. Кыш бабайны көткән оныкларга Көнләшәләр безнең ишеләр. Ә шулай да яңа ел алдыннан Күңел могҗизага ышана. Сәгать уникедә өй алдына Килеп туктар кебек ак чана. Чал Кыш бабай төшәр кебек аннан, Сөйри-сөйри авыр капчыгын. Котлар кебек яңа еллар белән Һәм бушатыр...

Кыш бабайга күптән ышанмыйбыз.

Без бит күптән олы кешеләр.
Кыш бабайны көткән оныкларга
Көнләшәләр безнең ишеләр.

Ә шулай да яңа ел алдыннан
Күңел могҗизага ышана.
Сәгать уникедә өй алдына
Килеп туктар кебек ак чана.

Чал Кыш бабай төшәр кебек аннан,
Сөйри-сөйри авыр капчыгын.
Котлар кебек яңа еллар белән
Һәм бушатыр бүләк янчыгын.

Әнисезгә әни табып бирер.
Сау-сәламәт булыр чирлеләр.
Бар дөньяда тынычлык урнашыр!
Бәхет табар барлык кешеләр.

Нидер өмет итеп яңа елда
Балаларча күңел куана.
Яңа ел алдыннан бар кешедә
Бик эчтә бер сабый уяна...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев