Әтнә таңы

Күңел назы җитә һәркемгә

Олы йөрәкле кеше, диләр. Кайсы бизмәннәрдә үлчәп була икән аны. Зурлыгын - кечкенәлеген кайдан белеп була?! Дусым авылында сугыш бетеп, берничә ел узганнан соң дөньяга килә Гөлфирә атлы кыз. Бер уйласаң, дәһшәтле еллар артта калган, тамак бик тук булмаса да, тынычлыгыңа сөенеп яшисе дә яшисе дә бит... Тик менә күрәчәкне...

Реклама

Олы йөрәкле кеше, диләр. Кайсы бизмәннәрдә үлчәп була икән аны. Зурлыгын - кечкенәлеген кайдан белеп була?!

Дусым авылында сугыш бетеп, берничә ел узганнан соң дөньяга килә Гөлфирә атлы кыз. Бер уйласаң, дәһшәтле еллар артта калган, тамак бик тук булмаса да, тынычлыгыңа сөенеп яшисе дә яшисе дә бит... Тик менә күрәчәкне күрми- гүргә керми дип бер дә белмичә әйтмәгәннәр шул бездә. Гөлфирәнең дә әнисе бик яшьләй гүр иясе була - кыз ятим кала. Газиз кешесен аңа әбисе алыштыра. Ятимә кызны җил-яңгыр тидерми үстерә, кеше итә. Бердәнбер якын кешесенең изгелеген онытмый кыз, картаеп, йөри алмас булган, урын өстендә яткан әбисен биш ел буена сабый баланы карагандай тәрбияләп, соңгы юлга озата. Тырыш кыз үзе күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Яшьлек үзенекен итә - авылдашы Альберт белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Тик, көтмәгәндә аяз көнне кисәк яшен суга. Уйламаган җирдән Альберт фаҗигале рәвештә суга батып үлә. Гөлфирә тол кала. Яралы җанына дәва булып калган кызына бөтен игътибарын юнәлтә. Башына төшкән кайгыны аягурә уздырып җибәрергә тырышкан хатынның язмыш кабат тез астына китереп суга. Биш яшьлек сабые - газиз нарасые авыртып үлә. Бер йөрәк ничек чыдаган да, ни хәлләр түзгәндер бу сынауларга. Әллә әнә шундый адәм күтәрә алмастай кайгылар зурайта, олы итә микән соң аны...
Якыннарым үлде дип, башыңны ташка бәрә алмыйсың. Үләм дип кенә, үлеп китеп тә булмый бит әле ул. Тормыш дәвам итә, көн артыннан көн үтә. Гөлфирә апа да бар сабырлыгын, рух ныклыгын бер йодрыкка төйнәп, яшәргә тырыша. Җан яраларын басу өчен якыннары, күршеләре белән аралаша. Чиста, пөхтә, башлаган эшен ахырына җиткерергә ярат­кан Гөлфирә апаны һәркем ярата, үз итә. Юк­ка гына күрше-тирә аны якын итеп, "Апай" дип йөртми шул. Күңеле гел изгелектә, кулыннан кил­гәнчә ярдәм итәргә һәрчак әзер ул. Ир-ат юк дип тормый Гөлфирә апа, каралты-куралары да ялт итеп тора аның.
Көзге моңсу көннәргә дә аяк бастык. Сары сагышлы көзләрдә туган Гөлфирә Габдрахманова да. Шуңа да карамастан, күңел җылысы җәй кояшыннан да кайнар һәм юмарт аның. Дуслары, күршеләре, якыннары аңа киләчәктә дә бары як­ты көннәр, җан тынычлыгы, сәламәтлек тели. Борчу-хәсрәтләр Гөл­фирә апаны читләп узсын иде. Теләкләрнең иң изгеләре аңа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: