Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел түрендәге хатирәләр - "Әтнә таңы"

Cугыш. Купме кайгы-хәсрәт, ачы куз яшьләре , нәфрәт белән сугарылган бу сүз. Безнең куңелләрдә Бөек Ватан сугышы үзәк өзгеч хатирәләре белән истә калган. Ничек онытып булсын ул китергэн бәла-казаларны?! Сөйгәннәрне парларыннан аерган, хатыннарны тол калдырган, гөнаһсыз сабыйларны ятимлек ачысына дучар иткән сугыш бит ул! Газиз әтиләребездэн аерды бит ул безне!...

Cугыш. Купме кайгы-хәсрәт, ачы куз яшьләре , нәфрәт белән сугарылган бу сүз. Безнең куңелләрдә Бөек Ватан сугышы үзәк өзгеч хатирәләре белән истә калган. Ничек онытып булсын ул китергэн бәла-казаларны?! Сөйгәннәрне парларыннан аерган, хатыннарны тол калдырган, гөнаһсыз сабыйларны ятимлек ачысына дучар иткән сугыш бит ул! Газиз әтиләребездэн аерды бит ул безне!

Табигатьнең кыштан ямьле язга күчеп барган бер мәлендэ сугыш чоры хатирәләре кабат яңарып, куңелләрне тетрәндерә, күпме еллар буе саркып торган йөрәк яраларын кузгата. Инде менә сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт узып киткән, ә хатирәләре һаман истә.

Мин Әтнә районы Олы Әтнә авылында 1929 нчы елда туганмын.

1941 нче елның июнендә сугыш башланган көнне мин Каенсар урманындагы колхоз лагеренда идем. Ул вакытта Каенсарда ике лагерь эшләде. Берсе-районныкы, икенчесе- колхозчы балалары өчен иде. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ишеткәч,әтине сугышка алып китсәләр, күрми калырмын дип, лагерьдан качып кайтып киттем. Дөрес, минем арттан лагерьның ул вакыттагы хуҗалык мөдире Хәйруллин Кәрим абый бик тиз килеп, мине кире Каенсарга алып төшеп китте. Мин карышып тормадым, чөнки әтигә әле сугышка алыну турында хәбәр килмәгэн иде. Шул вакыттагы сөенгәнемне бер узем генә беләм!

Тик ул сөенеч әллә ни озакка бармады шул. Сугыш башланып озак та утмәде, 5 яшьлек Мөнәвәрә исемле бик матур сеңлемне җир куенына салдык, ә 7 айдан соң минем әтине дә сугышка алдылар. Бу вакыйгаларга кадәр гаиләбездәге тугыз баланың дуртесен җирләгән идек инде. Тузә икән кеше, барысына да түзә икән. Ә сугыш дигән афәт тагын да авыррак итеп сынады.Балалар кайгысыннан айнып та бетмәгән әниемне сөекле иреннән, безне кадерле этиебездән аерды. Барысына да шул сугыш гаепле, сугыш кына!

1942 нче елнын 15 нче гыйнвары. Бу көнне мәңге онытасым юк. Урамда тешне сындырырлык салкын иде. Ә безнен өйдэ җылы. Әти мичкәяккан, әни тыныч кына кичке ашны хәстәрләп йөри. Мин урын өстендә авырып яткан Гыйлемхан абыем янында утырам, 3 яшьлек энем Камил гел әти янында мәш килә. Өйдә авыр тынлык. Әни безгә курсәтмәскә тырышып, моңсу кузләреннән тамып төшкән куз яшьләрен алъяпкычы чите белән сөрткәләп ала. Абый белән без барысын да аңлыйбыз- иртәгә әтиебез сугышка китә. Әнине борчымас өчен еламаска тырышып карыйбыз, тик шулай да кузебездэн бертуктаусыз яшьләр ага да ага. Энебез Камил генә берни анламый дисәк, ул да нәрсәдер сизенгэн кебек, бер дә әти яныннан китми. Әти ниләр кичергән икән ул көнне… Ара-тирә әнигә куз ташлап ала да, безнең куңелне кутәрергә теләп, нидер сөйләгән, шаярткан була.Уен-көлкеле кеше иде шул әтиебез. Әти, әти… Үзе белде микән гаиләсе белән соңгы тапкыр бергә булуын? Әлләэчтән генә безнең белән хушлашып утырды микән? Шул кичне безгә сөеп караган кузләрендэ купме моң-зар иде аның… Аерылу ачысыннанөзгәләнгән күңеле барыбер узенекен итте һәм әти тузмәде, кулына тальянын алып, җырлап җибәрде:

Аклы ситсы кулмәгеңне

Көн дә киеп каралтма.

Мин китте дә, беттедиеп,

Балаларнытаратма…

Бувакытта әни ничектуздеикән?! Тугызбаладанисән калган өчбаласы һәм туачаксабые белән ялгызкаласын куңеле сизенде микэн…

Иртән-иртүк әти безнең белән хушлашып, сугышка китте. Аныозатырга әни берузе генә барды. Мин бик теләсәм дә, әтине озатырга бара алмадым-авыруабыем һәм кечкенә энемнеузләрен генә калдырасым килмәде. Әти белән әни өйдэн чыгып киткәч, абый белән икебез тыела алмыйча, уксеп-уксеп еладык. Шул көннән соң әтиебезне башка курмәдек. "Әти" дип дәшәр кешебез калмады. 1942 нче елның 16 нчы гыйнвары безне яраткан әтиебездән аерды.

Без әтисез яшәргә өйрәнә башладык. Нишлисең, сугыш ил өстенә килгэн кайгы бит, аннан берничек тә котылып булмый. Һәр гаилә узе булдыра алганча яшәргә тырышты. Берәугэ дэ җинел булмады. Тешнекысыпбулса да туздек. Фронттагыларгабезгә караганда да авырракикәнен һәркемаңлыйиде. Шуңа курә дә фронт өчен, җину өчендиептырыштык. Әтиләребез, туганнарыбызисән-сау әйләнепкайтсыннардигән теләк безгә көчле этәргеч иде. Шуңадыр да, чыдам булдык, егылсак та еламадык.

Яңа көн туган саен әтидән хәбәр көтә идек. Тик бер генә хаты да килмәде шул. Иң курыккануйларыбызчынгаашты- 1942 нчеелның март аенда әтинең улеме турында хәбәралдык. Безнең өй бусагасын да кара кайгыатлапкерде. Шул көнне дөньяның асты өскэкилгәндәй булды,өй эченниндидербершомлыбушлык биләпалды. Әниемнең уксеп-уксепелавыбугенгедэйкузалдымда. Үзеелый, ә узе мине толлыкачысыкерепурнашырга өлгергэнкуенынакысып, юатмакчыбула: «Тузәргэкирәк , балам, тузәргә кирәк",- дипкалтыранганкуллары белән башымнансыйпый. Ә ничек тузәргә соң?! Әти бит бутән беркайчан да елмаепкайтып кермәячәк, беркайчан да тезләренә утыртыпбезне сөймәячәк... Куңелдәгебууйларныничекитеп әнигә аңлатасың инде, анын бит йөрәгеболай да яралы.

Әни белән икебезне ярсып елаудан бишектә яткан 1 айлык Фәрит энемнең шыңшып-шыңшып алуы гына бераз айнытып җибәргәндәй булды.Әтисе сугышка киткәч туган сабый да иң якын кешесен югалтуын аңлаган, курәсең. Шул гөнаһсыз бала хакына яшәргэ көч таптык. Әйтерсен, Ходай тәгалә ул баланы безгә әтиебез истәлеге итеп буләк иткэн. Тик кыска гомерле булды шул . 1 нче сыйныфка керәсе елны авырып, якты дөньдан китеп барды.

Әтинең үлгән хәбәрен алган көннән башлап, узебезне кулга алып, бер-беребезгә терәк булып, кайгыларны эчкә йотып, әни белән икәу сабыр гына авыр тормыш йөген тарта башладык. Язмышның безгә тагын бер сынау әзерләгәнен белми идек әле. Кара кайгы алып килгән март аен ачы сагыш тулы апрель алыштырды. Каты авырудан соң 16 яшьлек абыем мәңгелеккэ кузләрен йомды.Кайгы өстенә кайгы, хәсрәт өстенәхәсрәт өстәлде. Сындырып сынады язмыш, әмма сабыр булдык, чыдадык.. Тузде энием, бирешмэде. Безне, исэн калган 3 баласын, кеше арасында ким-хур итмичэ, аякка бастырды.

Еллар уза торды, сугышдип, тормыштукталмады. Яшисе бар бит. Мин дә әнигә булышу йөзеннән, 12 яшьтән колхоз эшенә чыккалыйбашладым. Эшче-крестьяннар мәктәбе (РКШ) янында "Пищепром "дигән оешма бар идее.Анда төрле азык-төлек пешереп саттылар."Пищепром"карамагындагы басуларда олы апалар белән бергә җир казу эшләрендә катнашып йөрдем. 14 яшем тулгач, 1943 нче елның көзендә,мине корчаңгы атлар карарга куйдылар. Ничек ышанып тапшырганнардыр миңа ул 24 атны, әле дә исем китә. Кизләу чишмәсеннән су ташып эчерә идем атларга. Ә су ташу өчен атны Җаббаров Шакир абый җигеп бирә иде. Ул колхозның таза атларын карады. Башта су эчермәсәң, атлар корчаңгы баскан җирләренә кул да тидертмиләр иде. Ә бит аларны майлап торырга кирәк. Шул авыру атларны караган вакытларым исемә төшсә, әллә нишләп китәм.Үзем кечкенә, атларны майлыйсы бар, буем җитми. Шулай азапланганымны кургәч, Шакир абый ярдәмгә килде. Букәннәр ясап бирде ул миңа. Шул букәннәргә басып, атларны майлый идем. Шунда әтине сагынып, җырлап та, елап та алганнарым исемдә. 1 елга якын атлар караганнан соң, мине башка эшкә күчерделәр. Моңа ул вакыттагы милиция начальнигы Хөснетдинов Абдулла абый сәбәпче булды. Беркөнне ат җигеп чишмәгә суга килсәм, Абдулла абый кем беләндер сөйләшеп тора. Мине күрде дә, сораштыра башлады: "Сиңа ничә яшь, балам? Кем кызы син?" Мин барысын да сөйләп бирдем. Ул бераз уйланып торды да: "Ярый, карап кына йөр,сеңлем,"- дип китеп тә барды. Кизләү чишмәсе янындагы шул очрашудан соң, куп тэ үтмәде, мин әвендә эшли башладым. Бер яктан караганда , чиксез рәхмәтле идем мин Абдулла абыйга. Ә икенче яктан, атларымны ташлап китү авыр булды. Тәмам ияләнеп беткән идем мин аларга.

Әвендә мине көлтә кисәргә куйдылар. Шунда эшләп торган җирдән 1944 нче елда Казанга ФЗУ га жибәрделәр. Җитен комбинатында киндер сугу станогында эшләдем. Сугыш бету турындагы хәбәрне комбинатның Кызыл почмагында ишеттем. Ул вакыттагы хисләрне суз белән генәәйтеп, аңлатып буламы соң?! Үз йөрәгең аша кичерергә кирәк аларны.

1946 нчы елның җәендә туган авылым Олы Этнәгә әнием янына кайтып, тагын әвендә эшли башладым.

1947 нче елның декабрендә почта булекчәсенә эшкә урнаштым. 4 ел хатташучы булдым, 15 ел "Союзпечать" киоскысында эшләдем. 1966 нчы елда сортировка булегенә кучтем һәм шулурында 1991 нчеелгакадәрхезмәт куйдым.

Сугыштан соңгыеллар да бикавырбулды. Бар җирдэ юклык. Әмма иң авырысугыш калдырган куңел жәрәхәтләре булгандыр,мөгаен. Гомеребезнең иң матур чорында без әти назына тилмереп устек. Әтиләребезне төштә куреп уянсак та, шатлана идек. Әниләребез исә җиләк кебек чакларында тол калып, ялгыз тормышның бар ачысын татып яшәделәр. Тик шулай да намусларына тап төшермәделәр. Безнең өчен, балалары өчен яшәде алар. Кубесе газиз ирләренең кайда ятып калганын да белмичә, якты дөньядан китеп барды.

Безгә дә бик озак еллар әтинең кайда жирләнгәнен белергә насыйп булмады. Әтинең каберен эзләп табу уе куңелемә тынгылык бирмәде. Төрле җирлэргэ язып карадым. Ниһаять, 1990 нчы еллар башында Казан шәһәренең 79 нчы мәктәбендә эшләгән "Поиск" группасыннан хат алдым. Анда әтинең 445нче номерлы медсанбатта хезмәт иткәнлеге һэм яу кырында алган тән җәрәхәтләреннән вафат булганлыгы турында бәян ителгән иде. Әтинең каберен дә эзләп тапкан "Поиск" группасы. Сәфәргалиев Әхмәтхан Сәфәргали улы Смоленск шәһәрендәге мемориаль комплексның 2 нче номерлы Туганнар каберлегендэ җирләнгән дигән мәгълумат та бар алар хатында. Шул хатны алгач, әти белән очрашкандай булдым. Ничә еллар куңелемә тынгы бирмәгән сорауларга җавап тапканыма да куандым. Газиз әтиемнең исем-фамилиясе Туганнар каберлеге өстендәге истәлек тактасында мәңгеләштерелгән.

Күңел хатирәләрен сабыр гына барлый-барлый яши безнең буын. Нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, төшенкелеккә бирелмәдек. Хезмәт белән көн курдек, буш вакытларыбызда төрле чараларда катнашып, куңелләребезне кутәрә, яшәр өчен рухи көч ала идек. Мин узем дә концертларда җырлый идем . 10 елдан артык Әтнә театры куйган спектакльләрдә катнаштым.

2015 нче елнын 9 нчы маенда Бөек Җинунең 70 еллыгы. Купме сулар аккан, куп нәрсәлэр онытылган. Тик Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәтләр безнең куңелләребезгә мәңге төзәлмәс яра булып уелган. Өстәлмәсен иде шул яраларга яңалары, тыныч булсын иде дөньялар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев