Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күңелем сәйләннәре” авторы– Әтнә кызы

Шигъриятле Әтнә төбәгендә туып үсеп, хәзерге вакытта туган авылыннан читтә яшәүче талантлы якташларыбыз бик хисап. Шундыйларның тагын берсе: Фәридә Шамил кызы Галиәхмәтова. Аның исеме шигырь сөюче укучыларыбызга "Әтнә таңы" газета битләрендә басылып чыккан шигырьләре аша таныш булса, күбебез аны таләпчән, үз һөнәрен яратып башкаручы мөгалимә буларак хәтерлидер. Бер кайтуында ул...

Шигъриятле Әтнә төбәгендә туып үсеп, хәзерге вакытта туган авылыннан читтә яшәүче талантлы якташларыбыз бик хисап. Шундыйларның тагын берсе: Фәридә Шамил кызы Галиәхмәтова. Аның исеме шигырь сөюче укучыларыбызга "Әтнә таңы" газета битләрендә басылып чыккан шигырьләре аша таныш булса, күбебез аны таләпчән, үз һөнәрен яратып башкаручы мөгалимә буларак хәтерлидер. Бер кайтуында ул Әтнә үзәк китапханәсенә үзенең култамгасы белән "Күңелем сәйләннәре" исемле искиткеч шигырьләр җынтыгын бүләк итеп калдырды.

Кадерле укучылар! Сезгә дә Фәридә Галиәхмәтованың иҗаты белән танышыр өчен шигырен тәкъдим итәбез.

Әтнәм, сиңа табынам

Төшләремдә күрәм авылымны,

Тузанына кадәр сагынам;

Торган җирем бик рәхәт булса да,

Әтнәм, бары сиңа табынам.

Язын Ашыт буйларына кайткан

Кошлар кебек канат кагынам.

Кош каурые кадәр хәбәрне дә

Сагынып көтәм туган ягымнан.

Назларыңа сусап, битем куям

Синең яктан искән җилләргэ.

Синдәгедәй бәллүр чишмәләрне

Табалмадым йөргэн җирләрдә.

Колач ңәеп каршылыйсыә,

Әтнәм, Көтеп ала урман-кырларың.

Ашыгып Ашыт ала үзенә дәеп,

Чишмәләрдәй чыңлый җырларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев