Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮҢЕЛЕНДӘ ЯШИ АЛМАДЫ

(хикәя) - Сиңа чыгасым калмаган икән, юньсез. Ни өйдә эшләмисең, ни кеше шикелле эшен тапмыйсың, ябыштың колхозыңа. Бу битләрең белән яши алам дип белдең мәллә? Әнә, югары оч Марзый абый малае да синең яшьтә, никадәр акчалар алып эшли ич..., - дип бүген дә ярсып китте Камилә. Ире Галәветдинне шулай көн...

(хикәя) - Сиңа чыгасым калмаган икән, юньсез. Ни өйдә эшләмисең, ни кеше шикелле эшен тапмыйсың, ябыштың колхозыңа. Бу битләрең белән яши алам дип белдең мәллә? Әнә, югары оч Марзый абый малае да синең яшьтә, никадәр акчалар алып эшли ич..., - дип бүген дә ярсып китте Камилә. Ире Галәветдинне шулай көн дә әрнетеп, җанын алып яши ул. Показать полностью.. Усал йөзләр ясаса да, "оешмаган" дигән сүзләргә дә артык игътибар итмәде. Ияләнде, инде тәмам күнекте аңа. Борчылмый да. Балалары үсеп җитеп чыгып киткәч, карт белән карчык булып матур гына яшисе урынга Камилә дөньяны "ду" китереп ята. Галәветдин гел язарга ярата. Вакытның теләсә кайсы минутында кулына каләмен ала да яза, ала да яза. Бар күргәннәрен, белгәннәрен теркәргә онытмый. Аннан аның китаплары да чыкты, уңышлары күп. Дәрәҗәле исем бирделәр үзенә, ул - язучы. Камилә белән яши башлаганнарына да 40 ел икән, ләбаса! Шушы гомер эчендә бер генә җылы сүз ишетә алды микән Галәветдин, ай-һай, белмим... Танышып беренче күрешүләрендә генә аңны җуярдай хисләргә бирелергә мәҗбүр иткән мәхәббәте бөтенләй дә икенче кебек. Кайчак ач калдырырга, кер юмаска да күп сорамый. Эх-х... Аларның танышу мизгелләрен белмисез әле сез. Печән өсте. Җәйнең уртасында искән җылы җилләр генә бербөтен итте, кавыштырды аларны. Галәветдин йөк өстендә торганда күрше урам кызы Камилә ап-ак күлмәк кигән иде. Күзләре, иреннәре, алма битләре дә үзе кебек гүзәл иде шул. Кулына тырмасын тоткан кыз үзен әллә каян сиздертә - күлмәгенең төймәләре кояшта җемелдәп күзләрне уйнатып үзенә дәшә сыман. Йөрешләре, карашлары да бүтәннәрнеке кебек түгел, ихлас иде. Колхоз басуына килеп эшли башлауга бар егетләрнең дә күзләре Камиләдә иделәр. Шулчак Галәветдин генә артык хисләргә бирелеп, үзен чибәр кыз Камилә белән бергә йөргәнен күзаллый башлады, әллә нинди күренешләр күреп хыялларга күмелсә дә, арбадан төшеп илаһи зат, күзе төшкән җаны янына атлады. Ниләр кичерергә белмәстән сүз башлап: - Ничек хәлең, чибәркәй? - Әйбәт хәлем, үзеңдә? - Менә сине күргәч китте хәл... - Ярар, китсә, килмәскә иде яныма. - Шаяртам гына, гүзәлем. Галәветдин шулай диде дә Камиләдән күзен алмады. Хәер, күңеле, йөрәге белән җылы куенына кочаклап алган егетнең буй-сыны, тавышы кызның да үзенә җәлеп итте. Әйе, әйе, бер караштан гашыйк булды алар, гашы-ыйк!.. Төнге караңгылык кына ике йөрәкне аерып торды. Тилеләр кебек артык бер берсенә бирелеп, дөньясын онытты алар. Күзләрдән аерылмыйлар күзләр. Мәктәптә укыганда Галәветдиннең табиб буласы килсә дә, күңеле язу-сызуга тартты. Үзе дә сизми калган егет татар теле укытучысы һөнәрен үзләштереп милләтенең күпме серләренә төшенеп, өйрәнеп бетте дигәндә генә язучыга әйләнде дә куйды. Баштарак гади темаларга язып район газеталарында бастырылганнарын күреп шатланды, соңрак баш-аягы белән иҗатка тартылды. Менә шул язуын өнәми аның Камиләсе. Гел кеше малына кызыгып, акча өчен яшәргә өйрәнде, элеккеге Камилә битлеген кими ул хәзер, ә бүтән Камилә. Икенче көнне иртән торуга битләрен тәмам ертып, теткәләп бетергәнен күреп шок хәленә килгән Галәветдин үзен тыныч тотып: - Карчыгым, нишлисең син? Ипиебез шул бит, нигә аннан аерырга телисең, җаным? Кайда синең вәгъдәңдә торуларың? Эчмим, тартмыйм, югыйсә. Матур яшәдек, ни җитми сиңа бүген, бәгърем? Әйтче, язуымның гөнаһы кайларда? Кояшы - ым... Камилә, бүлмә ишеген каты итеп япты да, урамга чыгып китте. Тик урам һавасы да аны кирәкмәгән уйлардан арындыра алмады, киресенчә, башы ярылыр дәрәҗәгә җиткәндәй итте. Кинәт куе болытлар пәйда булып күк күкрәде, Камилә йөгереп өйгә керде. Бу мизгелдә, әйтерсең, Аллаһ аларны татулыкта яшәргә өнди. Әмма йөрәк хисләре картсыз тора алмаган Камилә генә Галәветдине куенына кереп сыенса да, язучының күңелен күрми иде әле. ______________________________________________

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев