Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелгә кер әле!

Яз җиле! Күңелгә кер әле! Уят син йоклаган хисләрне. Бу җиргә бер генә яшәргә Килгәнне оныттык түгелме?! Куптар да таш булган уйларны Чыгарып ташларга көч өстә! Картайтма яшь килеш күңелне Яз килә,яз килә,яз килә!!! Елмаеп каршылыйк гомернең Яз диеп аталган мизгелен! Онытмыйк, без кунак бу җирдә Гомерләр мәңгелек түгелен! **************...

Яз җиле! Күңелгә кер әле!
Уят син йоклаган хисләрне.
Бу җиргә бер генә яшәргә
Килгәнне оныттык түгелме?!
Куптар да таш булган уйларны
Чыгарып ташларга көч өстә!
Картайтма яшь килеш күңелне
Яз килә,яз килә,яз килә!!!
Елмаеп каршылыйк гомернең
Яз диеп аталган мизгелен!
Онытмыйк, без кунак бу җирдә
Гомерләр мәңгелек түгелен!
**************
Көчле бит син, дияләр дә
Күзләргә яшьләр тула...
Син дигәнчә генә шома
Бармый икән шул дөнья.
Күзгә тулган яшьләрнең дә
Кипкән мәллләре була.
Җаның сызлаган минутта
Син көчле булып кара.
Бәхетеңне учларыңнан
Югалтмый сакларсыңмы?
Кулларың арып талганын
Югалткач аңларсыңмы?
Усал теллеләрне узып,
Яклап кара сүзеңне?!
Көчле бит син!- дигәннәргә
Йә! Күрсәт үз- үзеңне!
Тыштан гел елмаеп йөреп,
Алдыйм ахры үземне...
Мәҗбүрмен бүген аңларга,
Көчле түгеллегемне.
Гөлфия Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев