Әтнә таңы

Келәт-музей

Казанда яшәүче Хәмитова Әлфия апаның улы Данил үз нәсел агачын иң күп белүчеләрдәндер.

Ул әбисе ягыннан 7 буын, ә бабасы ягыннан 14 буын туганын белә. Ә Әтнә районы Күлле-Киме авылында урнашкан төп нигездә ул бабаларының ничек тормыш иткәнен төгәл белеп үсә. Чөнки биредәге йортның келәте борынгыча җиһазландырылган. Боларның барысы да аның әнисе тырышлыгы белән тудырылган.

Әлфия апаның үз нәселе белән кызыксынуы гади һәм көндәлек бер күренеш - туганнар белән җыелып чәй эчүдән башлана. "Өстәл уртасына куелган самоварны күргәч, бездә дә андый савыт-саба барлыгы искә төште. Эзли торач, самовар белән беррәттән борынгы җиһазлар да табылды. Шул көннән башлап менә инде ике ел йорт һәм мунча очырмасыннан төшкән юк. Апалар, тагын шунда мени син, дип шелтәләп торды, ә минем кызыксынуым хаман артты. Бер елны җиһазлар эзләдек, икенчесендә аларны яңарттык, буядык. Нәтиҗәдә әлеге бүлмә барлыкка килде", - ди ул.

Һәр җиһазның үз урыны, үз тарихы

Келәттә ниләр бар? Әлеге җиңел сорауга, дөреслектә, җавап бирүе бик авыр. Чөнки биредә тупланган җиһазларны санап бетерерлек түгел. Хәтта теләсә-кайсы көнкүреш музеенда да XX нче гасырга туры килгән моның кадәр кадерле экспонат юктыр. Шуңа күрә аны музей-бүлмә дип атау урынлы булыр. Ә иң кызыгы шунда, йорт хуҗалары әлеге келәтне гади корылма кебек кабул итәләр: теләгәнчә куналар, ял өчен файдаланалар, тормыш алып баралар. Шулай да биредә башка вакыт һәм заман хөкемсөрә.

Каян килгән соң бу кадәр җиһаз? Бүлмәнең үзенчәлеге һәм горурлыгы нәкъ менә шунда инде. "Иң мөһиме - биредә барлык җиһазлар да безнең нәселнеке. Бары тик бер паласны гына күршеләр бирде. Нәселебез зыялы, укымышлы булган. Шунлыктан җиһазлар да күп. Әлбәттә, күп кенә әйберләр өләшенгән. Әмма булганын саклау - безнең бурычыбыз, дип уйлыйм. Алар ярдәмендә оныкларга борынгы бабаларның ничек яшәгәнлеген аңлатырга, күрсәтергә җиңелерәк булачак", - ди Әлфия апа.

Реклама

Җиһазлар урнаштырылган келәт үзе үк элекке заманны хәтерләтә. Аның ишеге, идәне, диварлары - барысы да нык агачтан, буялмаган, бүрәнә араларында мүк күренә. Бер почмакта көнкүреш әйберләре тезелгән: май, ипи савыты, үлчәү, ипи калагы, кер үтүкләү җайланмасы, чабата һәм башкалар. Шулар арасыннан Әлфия апа бер төргәк чыгарды. Бу - камыштан үрелгән намазлык. Әлфия апа аның үзенчәлекле үрнәген дә аңлатты: "Бу намазлыкны югач, коймага элдек. Шулчак игътибарым аның үрелешенә төште: ерактан караганда, намазлыкта манара сурәте күренә". Бүлмәнең чаршау белән бүлеп куелган икенче почмагы да үзенә җәлеп итте. Биредә элеккечә мендәрләре чөеп җыештырылган кровать урнаштырылган.

Пыялалы шкаф һәм көзгенең агач рамнары, кәнәфи, өстәл һәм урындыкларның аяк-терсәкләре бизәкләп, сырлап эшләнгән. Аларның куе коңгырт төсе җиһазларга аеруча затлылык биреп тора. Әлеге бүлмәдә иске киемнәр сакланган зур шкаф та (Хәмитовлар гаиләсенә аны ул вакытта авылда сельпо рәисе булып эшләгән Яков Васильевич Морф бүләк иткән), сәке дә, лампа, сөрмә савыты, күзлек, савыт-саба кебек башка вак җиһазлар да бик урынлы. Биредә урнаштырылган һәр әйбер эллекке хәленә кайтарылу максатыннан реставрацияләнгән, үз төсенә буялган.

Берничә экспонатка аерым тукталу зарур. Иң беренче чиратта бу - коръән. Кат-кат укылудан битләре таушалган корьән Хәмитовлар гаиләсендә 1902 нче елдан бирле саклана. Ул бик кадерле һәм изге китап булганлыктан, Әлфия апа аны келәткә куймый. Шулай ук биредә 1903нче елдан башлап чыгарылган иске китаплар да саклана. Алар ул вакытта Казанда нинди типографияләр булганлыгы турында гарәпчә бәян итә. Шушы ук келәттә барлык эшкә башлангыч биргән самовар да бар. Иң иске экспонатның эшләнү вакытын аның тышына сугылган 19нчы гасыр мөхереннән белеп була. Ә иң кадерле экспонат - ул элеккеге фотографияләр. Аларның яңартылганнары да, чын экземплярлары да бар. Иң иске сурәт 1912нче елда конвертсыз Варшавадан Әстерханга җибәрелгән булган. Ул да биредә саклана.

Үткәнне уйлап, киләчәкне кайгырту

Бүгенге көндә Әлфия апа бер максат белән яна. Ул - нәсел шәҗәрәсе төзеп, агач сурәте ясату. Эш инде башлангыч алган. Әлфия апа бабасы калдырган шәҗәрәдән, дәү апасы сөйләгәннәр һәм үз гаиләсе белгәннәрдән чыгып, әтисе ягыннан 13 буын, ә әнисе ягыннан 5 буын бабасын ачыклаган. Шәҗәрә башы өч туганнан башлана. Шуларның нәкъ менә Иртуганы Күлле-Киме авылында төпләнгән. Бабаларының туган еллары, туганнары тулысынча билгеле булмаса да, Әлфия апаның исәп-хисап язмалары 17 бит булган. Болар белән беррәттән Хәмитовлар зиратта дүртенче буын әбисе белән бабасы каберләрен тапканнар. Алар 1877 һәм 1882 нче елгы.

Әлфия апага берсүзсез сокланырлык. Ул күңеле үз иткән һәм шул ук вакытта саваплы да булган эш белән шөгыльләнә. Иске җиһаз, китаплардан һәркем арынырга ашыга: я музейга тапшыра, я бөтенләй юкка чыгара. Ә Әлфия апа нәселдән килгән иске әйберләрне җыйнап, аларга яңадан яшәү мөмкинлеге бирә. Бу бер яктан истәлек булса, икенче яактан җан тынычлыгы да.

Теги: яшәеш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: