Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем нәрсә, әтнәләр бет ташый

Әтнәдә чистарту корылмасы эшләгәнен беләбез. Вакытында көтелмәгән бәхет дип тә язган идем. Исегезгә төшерегез әле: "Чын инде, спиртзавод белән бер инде монысы, үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз, авылның техникум ягындагы линиясе, больница ягыннан килгән шакшы су керә монда, менә бу уң яктагы резервуарларга шакшы су керә сул яктагысыннан чистартылып чыга",...

Әтнәдә чистарту корылмасы эшләгәнен беләбез. Вакытында көтелмәгән бәхет дип тә язган идем. Исегезгә төшерегез әле:

"Чын инде, спиртзавод белән бер инде монысы, үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз, авылның техникум ягындагы линиясе, больница ягыннан килгән шакшы су керә монда, менә бу уң яктагы резервуарларга шакшы су керә сул яктагысыннан чистартылып чыга", дип төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйләгән иде Рамил Рафаэль улы.

Баскычтан менеп резервуарлар арасында йөрибез, гөжелдәгән тавышка да ияләнелде, 12 зур резервуар, тагын ике кечкенә резервуар урнашкан монда. Резервуарлар эчендә, өчтән ике өлешендә, вертикаль итеп 3см диаметр чамасындагы торбалар урнаштырылган. "Менә шул торбаларда тере организмнар, 100 дән артык инфузория бар, һәрберсе үрчеп артып тора, шул шакшы судагы бактерияләр белән тукланалар, суны шулар чистарта инде. Чистартылган су Әтнә елгасына чыгарыла. Тәүлегенә 100 кубометр су чистартыла", - дип язган идем.

Шакшыдан күп нәрсә юк кебек тормышта. Чистарганбыз, җәмәгать. Куанырга кирәк билгеле, тик инфузорияләргә ашарга бактерияләр бетү сәбәпле, алар үлә башлаганнар. Көлсәң көл, еласаң ела, чистарту корылмасын туктатып булмый, әле аның алда кирәк көннәре күп булачак.

" Шушы көннәрдә Биектаудан 5 машина - 20 тонна тере бактерияләр алып кайтып җибәрдек чистарту корылмасының шаннарына",- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Менә кайда ул көнкүрешнең без күрмәгән- белмәгән мәшәкатьләре. Суларыбыз чиста булсын, дисәк, бете дә кирәк. Һәр нәрсә файдалы итеп яратылган бу җиһанда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев