Кемероводагы фаҗигадә билгесез югалганнар исемлегендә Казан кызы да бар: ул социаль челтәрдә соңгы сүзен язып калдырган
Кемероводагы янгын чыккан «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Казан кызы 11 яшьлек Майя Ерохина да булган. Ул - билгесез югалганнар исемлегендә. Аның в контактедагы битеннән Казанның 71нче гимназиядә укуын белеп була.Тик Казанда 71нче мәктәп кенә бар. Кызның Казанда яшәп, анда каникулларны уздырырга барганмы, әллә Казанда туып, анда күченгәнме икәнлеге әлегә...
Кемероводагы янгын чыккан «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Казан кызы 11 яшьлек Майя Ерохина да булган.
Ул - билгесез югалганнар исемлегендә. Аның в контактедагы битеннән Казанның 71нче гимназиядә укуын белеп була.Тик Казанда 71нче мәктәп кенә бар. Кызның Казанда яшәп, анда каникулларны уздырырга барганмы, әллә Казанда туып, анда күченгәнме икәнлеге әлегә билгесез. Майя в контактеда соңгы сүзен статус итеп язып калдырган. Анда: "Это конец", - диелгән.
Кемероводагы янгында 55 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә интерфакс агентлыгы. 69 кеше билгесез югалган дип исәпләнә, аларның 40ы - балалар.
Янгын сәбәбенә килгәндә, батут бүлмәсенә бер бала зажигалка алып кереп ут төрткән дип фаразлана. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара...
Тулысынча укып, видеосын карау өчен чыганак:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев