Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Керем аз дип куаныргамы, әллә...

Балалар бакчасына бәя арту турында бүген ишетмәгән, белмәгән кеше калмагандыр. Республика шәһәрләрендә әти-әниләр шушы уңайдан протест белдереп имза җыйдылар, митинглар уздырдылар. Соңгы атналарда иң бәхәсле темаларның берсе булган әлеге мәсьәләгә хөкүмәт вәкилләре бераз ачыклык кертеп җибәрде. 2014 елның 1 гыйнварыннан чыннан да баланы бакчага йөрткән өчен түләү якынча 1000 сумга...

Балалар бакчасына бәя арту турында бүген ишетмәгән, белмәгән кеше калмагандыр. Республика шәһәрләрендә әти-әниләр шушы уңайдан протест белдереп имза җыйдылар, митинглар уздырдылар.

Соңгы атналарда иң бәхәсле темаларның берсе булган әлеге мәсьәләгә хөкүмәт вәкилләре бераз ачыклык кертеп җибәрде. 2014 елның 1 гыйнварыннан чыннан да баланы бакчага йөрткән өчен түләү якынча 1000 сумга артачак. Әмма рәсми рәвештә эшләп, аз керем алганнарга борчылыр өчен сәбәпләр юк дип уйлыйм. Чөнки өстәмә компенсацияләр түләү каралган. Бүгенге көндә әти-әниләр беренче балага - 20, икенчегә - 50, өченчегә 70 процент күләмендә федераль компенсация алалар. Бу төр компенсация яңа елдан соң да сакланачак. Шуңа өстәп тагын төбәк субсидиясе дигән яңа төр ярдәм түләнә башлаячак. Дөрес, аның күләме гаилә кеременә бәйле буласы. Балалар бакчасының төре, сабыйның яше, ул йөргән төркемнең эш сәгатьләре дә исәпкә алыначак. Гаилә кереме бер кешегә 10 мең сумнан артмаса, балалар бакчасы өчен түләү бик азга гына артачак, дип саныйлар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре. Керем дәрәҗәсе югарырак булган саен, компенсация күләме дә кимрәк булачак. Ә инде бер кешегә 20 мең керем туры килгән гаиләләргә мондый компенсация бөтенләй дә "тәтемәячәк". Мондый гаиләләр районда гына түгел, бөтен республикада да бик аздыр. Аларга моңа охшаш ярдәм кирәк тә түгелдер дип уйлыйм. Шунысы да бар, гаиләдә әти-әнинең берсе җитди сәбәпләрсез эшләми икән, мондый гаиләләргә дә компенсация түләнмәячәк.

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әтнә муниципаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Насыйбуллина сүзләренә караганда, әлеге бүлеккә әти-әниләрдән өстәмә компенсация алу өчен 40 ка якын гариза кабул ителгән инде. 1 гыйнвардан компенсация түләнсен өчен гаризаларны 1 декабрьгә хәтле тапшырып бетерергә кирәк булачак. Моңарчы компенсация алган әти-әни эш урыныннан хезмәт хакы турында белешмә алып килергә тиеш. Ә инде яңа компенсация ала башлар өчен өстәмә документлар кирәк була.

  • Хезмәт хакы турындагы белешмәләрнең 2 НДФЛ формасында булуын таләп итәбез. Әлеге белешмәләр прокуратура һәм контроль ревизион бүлек вәкилләре тарафыннан тикшерелә, - диде Гөлнара ханым.

Белешмәләрне ярты ел саен яңартып торырга туры киләчәк. Бу урында шуны да әйтеп узасым килә, балалар бакчасына түләүләр арту белән тәрбия йортларында балаларны карау, белем-тәрбия бирү сыйфаты да үсәр, дип вәгъдә итәләр Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында. Моңа балалар бакчаларын яңа уку-методик комплектлар, мультимедиа җиһазлары белән баету, тәрбиячеләрнең квалификацияләрен үстерү дә керә. Кем әйтмешли, шулаен шулай да, ярый да эшләр барса уңайга... Безнең әти-әниләр бу турыда нәрсә уйлый икән.

Гөлназ, Олы Әтнә:

  • Түләүләр ничек кенә булмасын, баланы йөртәчәкбез. Чөнки калдырыр кешебез юк. Аннан соң , бакчада булганда бала өчен күңелебез тыныч, борчылыр өчен сәбәп тә юк. Эшләп кенә торсыннар.

Гөлүсә, Күәм:

  • Өстәмә компенсация шәп әйбер, әлбәттә.Кире кайтарып азапланганчы, һәр гаиләгә төгәл генә итеп түләтсәләр тагын да әйбәтрәк булыр иде. Документларны тапшырып кына түгел бит әле, ай саен түләп барасы да бар. Авыл кешесенең билгеле, кесәсенә сугачак бу. Әле бит теге өстәмәсе кайчан әйләнеп кайта. Мартларсыз булмый, дип тә сөйләшәләр.

Алсу, Олы Мәңгәр:

  • Йөртүен йөртәсең инде аны. Бүтән куяр урыны да юк. Тик менә Әтнә бакчасы белән безнең бакча арасында аерма җир белән күк арасы кебек. Ә бездәге бәя 16 сумга гына кимрәк. Бакчаларның категорияләренә дә игътибар ителсен иде.

Мәсьәләнең бу ягына килгәндә, чыннан да бәхәсле. Әмма монысы инде бөтенләй башка тарих. Фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сайтына яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: