Әтнә таңы

КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫЙК

Әтнә таңы газетасының 8 нче февраль басмасында язылып чыккан Кече Әтнә авылы Хәйдәр Галәветдиновның "Ата-ананың балалар алдындагы вазыйфалары"-дигән язмасын укыгач мин дә кулыма каләм алдым.

Балаларыбыз, оныкларыбызның каты бәгырьле, тәрбиясез булып үсүләренә үзебез гаепле түгелме?- дигән сорау һаман да күңелдә тыңгы тапмый.

Дөнья үзгәрде,заманалар бозыла бара, кая бара бу дөнья дип сөйләргә өйрәнеп киттек. Дөнья да үзгәрмәде, замана да бозылмады, үзебез бозыла барганны танып бетермибез. Дөнья үзгәрергә яз урынына көз, көз урынын яз алыштырмады, һәр ел фасылы да үз вакытында килә бит. Әй үзгәртерләр иде дә бит дөньясын да, заманасын да. Буйлары җитми, куллары кыска, барысы да ходай кулында. "Дөнья бер куласа, бер әйләнә, бер баса" диләрме әле. Бер ходай тәгалә ни теләсә шуны эшли ала, кичтән яңгыр яуса, иртәләрен карын яудырыга сәләтле.Менә шулай итеп безне сыный ул. Көн белән төнне аера алмыйча, кояшныда, айны да күрергә тилмерер идек.

Нишләп дисезме? Соравын бирә беләбез, сәбәпләрен аңларга теләмибез, тәкәберлелек куәтле.Чөнки, минем уйлавымча гаиләләрдә балалар 1 әү, 2 әү генә булуы, балалар үзләрен генә яратып, эгоист булып үсәләр. Бала ата- аналар өчен бик кадерле, яңгырда юешләтәсе дә, эшләтеп арытасы да, күп укытып ялыктырасы да килми, "бала- бәгырь җимеше", әрләтәсе һәм дә әрлисе дә килми.

Улым, кызым ятып тор, нәрсә ашыйсың килә, нәрсә алыйк, теләгәнеңне алырсың бергә барып алырбыз, күршеләр моны, тегене алганнар без дә алабыз, син кемнән ким?

- Балаларга хәзер бер эш тә эшләтмибез. Әй ул эшләп быкырдатканчы, үзем хәзер ялт иттерәм дә эшләп куям мин аны, яисә, атасы бар син генә эшләп кер инде. Менә шулай итеп балада эшләү теләге дә бетә.

Кем булган бу, нәрсә белә бу томыш турында дип әйтеп укучылар да булыр, әмма минем фикерем белән килешүче олы буын кешеләре килешми калмаслар дип уйлыйм.

Мин үзем дә авыл баласы, авылда тудым, авылда үстем, хәзер дә авылда яшим. Кеше олыгая барган саен үзган гомерен искә ала. "Олы кеше узган гомерен сөйләп йөрер, карт эт койрыгын сөйрәп йөрер" -дип юкка гына әйтмәгәннәр дә инде. Без дә гаиләдә 4 бала үстек. Авылның һәр йортында диярлек 5-6-7-8 бала , гаиләләр тулы, гөрләп яшиләр иде.

Киемнәре, өс-башлары да җитешле, ашарларына да җитә. Кешедә гадилек, туганлык, күршелеклелек кебек хисләр бик хисап иде. Кая югалды бу кешелеклелек?

- Олыны олы итеп күрә белү. Хәзерге замана баласына әйтеп кара син. Бар кайбер гаиләләр, юк дип әйтмим, үзләре дә, балалары да тәртипле гаиләләр. Аларны искелек калдыклары гына дип әйтәбез.

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" - дип әйтеп үстерделәр безне". Аягыңны селкетеп ашама, җен-пәриләр алып китә","Бисмиллаңны әйтеп аша, тамагың тук булыр "- дип әйтеп үстерделәр безне.

Реклама

- Җен-пәринең алып китмәслеген аңласак та, барыбер күңелнең түрендә уелып калган. Аллахы тәгаләдән куркырга,бәндәдән ояла белергә өйрәткәннәр.Менә ул нинди булган әхлак тәрбисе. Хәзер оятсызлар заманы.

Баланың һәр әйткәнен әти-әни хуплап утырса,үсендерсә, улым,кызым син аннан да катырак итеп әйт, яисә, мин шуның белән әрләштем,шулай, болай дип әйткәндә "ой,молодец" - диеп утырсаң, менә шуннан замана үзгәрә дә куя инде.

- Бала тәрбиянең күп өлешен гаиләсендә ала, әти белән әнисенә, әби белән бабайсына охшарга тырыша.Бу тәрбиягә мәктәп тәрбиясе өстәлә , ныгытыла, ә бала ул тәрбияне үзендә үстерә белергә тиеш. Шуңа күрә бала әҗерен дә, савабын да алырга тиештер дип беләм мин. Әби-бабайлар заманыннан ук, кунак килгәч качып бетегез, аяк астында буталып йөрмәгез дигәннәрен әле дә хәтерлим.

- Хәзер бала ата-ана табын янына утырганчы иң алдан сыйланып алырга тырыша, яисә бергә утырталар. Синең сөйләгәнеңнең һәр сүзен һәм тәмле ризыгы белән бергә йотып утыра. Компьютер белән телефонны әйтмим дә инде аны, ничәне ваталар , ничәне төшереп калдыралар. Замана баласы шулай була торгандыр.Чөнки нәрсәдер алу өчен көч түгелмәгән, шуңа әйбернең кадере дә юк.Ныклап уйлап карасак шул замана балалары кулына калабыз тугелме?

- Черек заман. Черек агачтан нәрсә эшләп була соң? Черек утынның җылысы да булмый дип ишеткәнем бар минем. Борыңгыларның бар әйткәне дә дөреслеккә туры килә түгелме. "Төкермә коега-суын эчәрсең", "Ни чәчсәң шуны урырсың". Син әйбәт, балаң синнән дә әйбәт булсын диеп, шул рухта тәрбияләргә кирәк.

Менә быел да дөнья бетә дип күпме халыкны төшенкелектә калдырдылар."Кеше сүзе кеше үтерә"- дигән әйтем тагын шуны дәлилли.

Роботлар тәрбиялибез, үстерәбез, бала уйлый да, хыяллана да белми. Олы кеше сөйләшкәндә, мине тыңлагыз мин сөйлим дип кысылып, тоссыз фикерен әйтергә дә өлгерә. Шуңа күрә "хыял кеше канаты" - дигәннәр. Хыяллана белмәгән кешегә канат та үсми, канат үсмәгәч оча да белми. Хыялда йөрткән һөнәрләрен, үнәрләрен әйтә дә белмиләр. Укырга кая барасын ,кем буласын? - дигән сорауга, белмим әле, әти белән әни кая кертә инде дип әйтергә дә аптырап тормыйлар.

Шуннан килеп чыга инде нәтиҗәсе дә; начар врач, белмәмеш укытучы, аңгыра җитәкче, надан хезмәткәрләр диябез. Элек-электән теләге, сәләте булган кеше генә зур уку йортларына укырга кереп белем ала, теләмәгәне башка тармакны сайлый ала иде. Черек бәрәңге белән, күкәри күмәчләре дә бик тәмле була иде дип сөйләгән әби-бабайлар кебек, суга ярып пешергән бәрәңге, сөт белән ипи дә бик тәмле булган икән дип сөйләргә кала. Хәзер бар әйбер дә бар, нәрсә генә юк кибет киштәләрендә, ходай күпсенмәсен, тәмен белеп ашау өчен кешенең тынычлыгы юк, тынычлап ашау өчен эшләргә эше юк дип әйтү дә дөрес булмас. Хәзер кеше акчасыз да түгел , эш тә яратмыйлар, эшләмичә күп итеп акча ала торган җирне генә эзләп йөриләр. Кешене хөсетлек, мин - минлек, ике йөзлелек харәп итә.

Әйдәгез дуслар мондый начар уйлар, начар хисләргә үзебезнең күңел түрләренә кереп урнашырга ирек куймыйк. Без бик тыныч, матур якларда яшибез. Шул матурлыкларны саклап шөкерана кылып яшик. Без бу дөньяга кунакка гына килгән кешеләр. "Кунак кеше тыйнак булырга тиеш" түгелме?

Кеше булып калыйк!

Барысы да үзебездән тора бит!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: