Әтнә таңы

Кеше рәнҗетү – олы гөнаһ

Бездә үзенең байлыгына һәм ниндидер түрә булуына масаеп, яки кемнеңдер абруен төшерү өчен ялган сүзләр сөйләп берәүләрне рәнҗетү күп таралган куркыныч гамәл. Рәнҗетелгән кеше төшенкелеккә бирелә яки рәнҗеткән кешесеннән үчен алырга керешә. Кешене рәнҗеттең икән, каршына килеп гафу итүен сорарга кирәк. Хәдис бар: "Әгәр рәнҗеткән кешесенең хакын түләмәсәң, гайбәт сөйләгән...

Бездә үзенең байлыгына һәм ниндидер түрә булуына масаеп, яки кемнеңдер абруен төшерү өчен ялган сүзләр сөйләп берәүләрне рәнҗетү күп таралган куркыныч гамәл. Рәнҗетелгән кеше төшенкелеккә бирелә яки рәнҗеткән кешесеннән үчен алырга керешә. Кешене рәнҗеттең икән, каршына килеп гафу итүен сорарга кирәк. Хәдис бар: "Әгәр рәнҗеткән кешесенең хакын түләмәсәң, гайбәт сөйләгән булсаң, кыямәткә кадәр гафу сорау тиешле", чөнки кыямәт көнендә изгелекләрен синең тарафтан рәнҗетелгән кешегә күчәчәк. Ә аның гөнаһылары сиңа өелә. Шулай ук "Мазлумның (кыерсытылган) бәддогасыннан куркыгыз, мазлум белән Аллаһы арасында пәрдә юк",- дигән хәдис тә бар. Кыерсытылган чакта Аллаһтан ялварып сораган дога һичшиксез кабул була.

Реклама

Гафу итү, кичерүнең дә үзенә күрә шарты бар: начар гадәтләрен танып, аларны төзәтергә вәгъдә биргән һәм сүзендә торган кешеләрне генә кичерү дөрес була.

Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә тәүфыйк нурын күңелләребезгә иңдереп тән ягыннан гына түгел, рухи яктан да кеше булып яшәргә насыйп итсен. Әмиин!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: