Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләр ул кадәр үк мәрхәмәтсез түгел әле

Фотога бер карап алыгыз әле, күгәрченнәр кешеләрнең аяк астында ук йөри. Шушы күгәрченнәр төркеменең уртасына кереп фотога төшәләр Казан шәһәрендә, балалар сыйпап китәләр. Билгеле инде ашаталар да. Кем нәрсә бирә ала, көнбагыш, төрле орлыклар, ипи валчыклары. Фотоны шәһәрнең Компрессорлар тукталышында төшердем, уртасында бер егетнең селфи ясаганына өлгерә алмадым. Егет киткәч...

Фотога бер карап алыгыз әле, күгәрченнәр кешеләрнең аяк астында ук йөри. Шушы күгәрченнәр төркеменең уртасына кереп фотога төшәләр Казан шәһәрендә, балалар сыйпап китәләр. Билгеле инде ашаталар да. Кем нәрсә бирә ала, көнбагыш, төрле орлыклар, ипи валчыклары. Фотоны шәһәрнең Компрессорлар тукталышында төшердем, уртасында бер егетнең селфи ясаганына өлгерә алмадым. Егет киткәч тә, артыннан бардылар әле. Аерыла алмыйча, көнбәагыш сатып алып, күгәрченнәргә сипте ул. Шуннан соң гына китте. Балалар килеп калды, зоопарк та, цирк та кирәк түгел. Кул сузсаң, өстеңә менеп китәргә дә күп сорамыйлар, шулкадәр ияләшкәннәр. Бу чорда башкача ничек тамак туйдырмак кирәк, шуңадыр кешеләр янәшәсендә бу тынычлык кошлары.

Авылларда кайда икән болар дип уйлап куйдым ихтыярсыз, күгәрчен күргәнегез бармы берәрегезнең? Ни белән тукланалар икән? Онытмасак иде кошларны!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев