Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КФУ укытучыларның эш хакы күләмен ТР буенча уртача күрсәткечнең 200 процентына җиткерде

2017 елның ахырына төп вуз да, аның Чаллы, Чистай һәм Алабугадагы филиаллары да 201-202 процент күрсәткеченә иреште.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Казан (Идел буе) федераль университеты укытучыларның хезмәт хакы күләмен Татарстан буенча уртача күрсәткечнең 200 процентына кадәр җиткерде. 2017 елның ахырына төп вуз да, аның Чаллы, Чистай һәм Алабугадагы филиаллары да 201-202 процент күрсәткеченә иреште. Шул рәвешле, КФУ Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» үтәлешенә үз өлешен кертте, дип белдерде югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Кичә узган гыйльми утырышта вузда база хезмәт хакының тариф өлешен арттыру турында карар кабул ителде, дип искәртте Гафуров. Тулаем алганда, КФУда әлеге күрсәткеч - 5, ә ассистентлар, мөгаллимнәр, өлкән укытучылар, доцентларныкы 7 процентка артачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/28/155169/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев