Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңгәр авылында яшәүче Гатауллин Әгъләм Шәйхи улының 2 мартта 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәс­рәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Әтиебез - безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын...

Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәс­рәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәйтүнә, балаларың Гөлназ-Марат, Гөлнәзирә-Илһам,
Нияз-Гөлгенә, оныкларың - Салават, Гөлчәчәк, Инзилә, Алмаз, Гөлнур һәм кода-кодагыйларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев