Күңгәр мәктәбе укучысы
Күпләр әлеге егетне 11 нче сыйныф укучысы гына дип белә. Ә аны якыннан белүчеләр артык күп түгел. Әйе, Разил - Күңгәр мәктәбе укучысы. Әйе, ул чибәр. Тагын ниләр яшеренә икән соң бу егет артында? Карап торышка, ул гап-гади егет. Ләкин якыннан танышсаң, аның үзгә, калганнарга бик үк ошамаганын тоясың. Шаян,...
Күпләр әлеге егетне 11 нче сыйныф укучысы гына дип белә. Ә аны якыннан белүчеләр артык күп түгел. Әйе, Разил - Күңгәр мәктәбе укучысы. Әйе, ул чибәр. Тагын ниләр яшеренә икән соң бу егет артында?
Карап торышка, ул гап-гади егет. Ләкин якыннан танышсаң, аның үзгә, калганнарга бик үк ошамаганын тоясың. Шаян, шул ук вакытта җитди, максатчан, тырыш, ләкин бераз гына ... Юк, Разилнең бу сыйфатын, никтер, атыйсым килми, чөнки мин аны ул шундыйдыр дип,күпме генә тырышсам да, берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Әнисе - Гөлназ апа сүзе буенча гына әйтүем.
Кечкенәдән математика, физика белән җенләнә ул. Хәер, аның кызыксынмаган, белмәгән фәне юк та бугай. Шулай булмыйча, без төсле рәсемле китаплардан әкиятләр укыган вакытта, Разил инде биология укый иде. Шуңадыр, ике ел рәттән экология буенча фән олимпиадасында республика һәм төбәк этабында җиңүче була яки призлы урын ала. Бу җиңүләр артында күпме хезмәт торуын, мөгаен, үзе һәм укытучысы Хәмдия апа Галиева гына беләдер.
Разилнең уңышларын саный китсәң, бик күпкә китәр дип уйлыйм. Шулай да 2013 нче елдагы җиңүләренә тукталып үтәсем килә. Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында - 1 урын, Фәнсар мәктәбендә инглиз теле остаханәсенең Дипломы, Сәләт халыкара уку-укыту форумының ШТК мәҗлесе чарасында - 1 нче дәрәҗә Диплом, шунда ук актив катнашкан өчен Диплом, "Инглиз теле мәктәптә" халыкара конкурсының беренче турында II дәрәҗә Диплом, икенче турында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Сокланырлык күрсәткечләр.
Әйткәнемчә, Разил бигрәк тә төгәл фәннәрне үз итә. Аларның сыйныф бүлмәсенә ничә тапкыр керсәң дә, аны классташлары урап алган була. Нәрсә турында сөйләшәләр дисәң, аның кызып-кызып сыйныфташларына математика, физика аңлатып яткан вакыты була. Дуслары әйтүенчә, өйрәтүе дә нәкъ укытучыларныкы кебек: төгәл һәмаңлаешлы. Башкаларны өйрәтә алу сәләте теләсә кемгә бирелми бит. Кемдер теге яки бу фәнне үзе бик яхшы белсә дә, калганнарга аңлата алмый яисә өйрәтергә теләми. Ә Разил вакытын кызганмый. Әлеге сыйфаты аның ярдәмчел, кешелекле һәм тагын бик күп күркәм гадәтләргә ия булын раслый.
Разилне алда зур сынаулар көтә. Ышанам: ул аларны да намус белән башкарып чыгар, киләчәктә теләгән һөнәрен алып, илебезгә зур файда китерер. Булдырыр, чөнки аның барасы юлы, нәкъ үзе кебек, туры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6700
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22300
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6800
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12600
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика