Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңгәр мәктәбендә - “Парламент дәресе”

Күңгәр мәктәбендә "Парламент дәресе" кысаларында I-IV сыйныфларда "Законнар кайда туа?" һәм V-VII сыйныфлар өчен "Конституция - төп закон" исемле тәрбия сәгатьләре уза. VIII-XI сыйныф укучылары Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Илдар улы Галиәхмәтов белән "Гражданнар һәм сайлау" темасына әңгәмә уздырдылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

"Бу чараларны җәмгыять белеме укытучысы Рәмлә Шакирова әзерләде. "Парламент дәресе" кысаларында уздырылган иҗади эшләр конкурсында да укучыларыбыз актив катнашты", - дип хәбәр итә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев