Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңгәрдә 35 ел яшәүнең ни икәнен беләләр

Шушы көннәрдә районыбызның Күңгәр мәдәният йортында "Парлы гомер-назлы гомер" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм кичәсенә 35 ел бергә гомер итүче өч пар - Рузалия белән Раушан Әмировлар, Фирая һәм Таһир Галиәскаровлар, Резидә-Фәргать Сәгъдиевлар чакырылды. Бәйрәм кичәсен клуб мөдире Раилә Галиева бик эчтәлекле итеп алып барды. Күңелгә үткәне Күңгәр авылында...

Шушы көннәрдә районыбызның Күңгәр мәдәният йортында "Парлы гомер-назлы гомер" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм кичәсенә 35 ел бергә гомер итүче өч пар - Рузалия белән Раушан Әмировлар, Фирая һәм Таһир Галиәскаровлар, Резидә-Фәргать Сәгъдиевлар чакырылды.

Бәйрәм кичәсен клуб мөдире Раилә Галиева бик эчтәлекле итеп алып барды. Күңелгә үткәне Күңгәр авылында дини тәрбия бирүче Рубис хәзрәтнең никах турында сөйләве булгандыр. Бик аңлашылырлык итеп сөйләде.

Сүз кунакларга бирелде, һәр гаилә үзенең яшәешен ачарга тырышты, шатлыгы, авырлыгы...- менә шуларны бергә иңнәрдә тигез итеп күтәргәндә генә гаилә тормышы бәхетле була икән. Аларның берсе дә бал-майда гына яшәмәгән. Менә шул сынауларны ничек үтәргә кирәклеге хакында да булды сүз.

Һәр гаиләнең яклап сүз әйтер кешесе булуын да әйтергә кирәк. Кызыклы уеннар, концерт номерлары халыкны ял иттерде. Ә тәрвияви ролен әйтәсе дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев