Әтнә таңы

Күңгәрдә искечә яңа ел бик күңелле узды

Без һәр елны Яңа ел җитүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Бер яктан каникуллар җитүенә һәм Кыш бабай күчтәнәчләренә сөенсәк, икенче яктан бу көннәрдә мәктәптә дә, мәдәният үзәкләрендә дә төрле кызыклы чаралар, Яңа елны каршылау кичәләре уздырыла. Быел исә, башка еллардан аермалы буларак, искечә Яңа елны каршылау бәхетенә дә ирештек. 12...

Без һәр елны Яңа ел җитүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Бер яктан каникуллар җитүенә һәм Кыш бабай күчтәнәчләренә сөенсәк, икенче яктан бу көннәрдә мәктәптә дә, мәдәният үзәкләрендә дә төрле кызыклы чаралар, Яңа елны каршылау кичәләре уздырыла. Быел исә, башка еллардан аермалы буларак, искечә Яңа елны каршылау бәхетенә дә ирештек. 12 нче гыйнвар көнне Күңгәр мәдәният йортында каршыладык без аны. Галиева Раилә апа җитәкчелегендә мәдәният йорты каршында үткәрелгән түгәрәкләргә йөрүче балалар оештырды бу бәйрәмне. Тамашада чит планета кунаклары, Әтәч, Эт катнашты. Аларның чыгышлары безне көлдерде дә, уйландырды да. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, бигрәк тә күңелле булып китте. Алар безне биеттеләр, җырлаттылар, уйнаттылар. Мондый кызыклы уеннарның кайберләрендә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз иде әле. Миңа зур бияләй киеп бер баланы чыршы итеп бизәү, шакмаклар җыю, биюдәге артык кешене билгеләү һ.б. уеннар ошады. Уеннарда катнашучылар һәм тамашада катнашучы балалар исә төрле матур бүләкләргә лаек булдылар. Әлбәттә, җырчы-биючеләр дә бүләксез калмады. Бәйрәм азагында сәхнәдәге балалар өстенә әкиятттәгечә җемелдәвекләр, конфеттилар сибелде. Ә сәхнә артында Раилә һәм Ләйсән апалар безне тагын бер күчтәнәч- яңа ел табыны әзерләп сөендерделәр.

Реклама

Гомумән, бәйрәм барыбызга да бик ошады һәм без күтәренке күңел белән өйләргә таралыштык. Һәркем 2019 нчы елны да шулай матур итеп каршыласын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: