Әтнә таңы

Күңгәрдә – “Тәгәрмәч-2017” конкурсы

30 нчы август Республикабыз көнендә безнең Күңгәр авылында да бик кызыклы чаралар булып узды. Алдан ук "Тәгәрмәч-2017" дигән конкурс буласы дип белдерүләр куелган иде. Программада балалар өчен веломарафон конкурсы каралган иде. Сәгать 14.00 дә мин дә кешедән калышмыйм дип, корреспондент буларак фотоаппаратларым аса-аса сәпит белән клуб каршына килеп бастым. Мин...

30 нчы август Республикабыз көнендә безнең Күңгәр авылында да бик кызыклы чаралар булып узды.

Алдан ук "Тәгәрмәч-2017" дигән конкурс буласы дип белдерүләр куелган иде. Программада балалар өчен веломарафон конкурсы каралган иде. Сәгать 14.00 дә мин дә кешедән калышмыйм дип, корреспондент буларак фотоаппаратларым аса-аса сәпит белән клуб каршына килеп бастым. Мин килгәндә халык җыела да башлаган иде инде. Җыелып бару процессында без Татарстан флаглары белән күмәк фотога төшергә дә өлгердек әле. Ә аннары балалар төсле бурлар белән асфальтка төрле-төрле рәсемнәр ясадылар.

Реклама

Шулай итеп егетләр һәм кызлар командасы җыелып беттеләр дә, оештыручы Раилә апага исемнәрен теркәп куйдылар. 200-250 метр араны башта велосәпитләрендә малайлар,ә аннары кызлар үтте. Һәрбер ярышчы аерым-аерым вакытка чапты. Малайларны зур( урта класслар) һәм кече(башлангыч) төркемгә бүлделәр һәм урыннарны да үз төркемнәрендә билгеләделәр. Башлангычлар арасында беренче урынны Әхмәтханов Рәнис, ә зур төркемдә Садыйков Рифат алды. Шулай ук кызлар арасында беренчелекне Сибгатуллина Илзия бирмәде. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Инде ярыш тәмамлангач, барлык стрессны балалар клубка кереп дискәтүктә төшереп чыктылар.

Шулай итеп, бездә дә мини веломарафон булып узды. Минемчә, шушы бер-ике сәгать эчендә барлык баланың да күңеле булды. Мондый чаралар авылыбызда күбрәк булса, әйбәт булыр иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: