Әтнә таңы

Хатын-кыз автомобилен эвакуацияләү вакытында вафат була...

Казанда, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә бик күңелсез хәл булды...

Хатын-кыз, якынча 60 яшендә, үз автомобилен «тукталыш тыела» билгесенең гамәлдә булган зонасында туктата. ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозган өчен автомобильне эвакуаторга төягәннәр. Хуҗа хатын машинаны төялгән вакытта килеп җитә, документларны тикшерү вакытында аңа начар була һәм ул асфальтка егыла.

Шаһитлар фикеренчә, хатын-кыз булган хәлләргә бик нык дулкынланган һәм аның йөрәге мондый стресска түзмәгән.

Реклама

https://vk.com/i_kzn

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: