Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт министрлыгында өстәмә ялларга түләү тәртибен аңлаттылар

Әгәр ял көне эш бирүче инициативасы буенча бирелә икән, ул түләнергә тиеш.

Эш бирүче инициативасы белән бирелгән өстәмә ял көннәре түләнергә тиеш. Бу хакта Роструд Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан искә төшерә, дип яза «Российская газета».

Эш шунда ки,  өстәмә ял көне тиешле  эш вакытын  киметә. Бу  үзчиратында хезмәт хакын киметүгә китерергә мөмкин. «Шуңа күрә инициатива эш бирүчедән чыгып, соңгысы бу ял көненә түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш", - дип ассызыклана..

-  Боерыкта бирелгән ял көне түләнергә тиеш», - дип тә өстиләр матбугат хезмәтендә. 

Шул ук вакытта 21 февраль һәм 6 март эш көннәре кыскартылмаячак, бу хакта элегрәк «Татар-информ»МА хәбәр итте.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/19-02-2020/v-rostrude-ob-yasnili-poryadok-oplaty-dopolnitelnyh-vyhodnyh-5723819 файдаланылды.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев