Әтнә таңы

Чем кара чәчләр әле һаман да...

КОТЛЫЙБЫЗ!

Реклама

Янәшәңдә ышанычлы, терәк-таяныч була алыр­лык, киңәш бирердәй төпле дустың, һәрчак булышырга әзер торган хезмәттәшең булса, гомер үткәне сизелми дә икән.
Каләмдәш дустыбыз Хәмит Нәкыйп улы Бадиковның дөньяга килгәненә дә ярты гасыр вакыт үткән. Һәрчак яшь күңелле, олы җанлы, иманлы, үз эшенең остасы булган хезмәттәшебезне бүгенге  50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Һәм аның өчен куанып бетә алмыйбыз. Яраткан эше, гаиләсе, балалары, аның өчен өзелеп торган туганнары, авылдашлары бар.
Хәмитебезнең тормышы, Аллага шөкер, бербөтен. Менә шул бөтенлек кителмәсен, сәламәт булып, гаилә җылысында кадерле булып, сөеп-сөелеп, балаларының игелеген күреп, алар бәхетенә сөенеп, безнең хөрмәтебезне, халык ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын. Бу – безнең олы теләгебез.
Үткән елларың, үткән юлларың,
Күпме сынавы, җитәрлек бар да.
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше син.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле син.
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен,
Тормышың барсын һаман да көйле
Җырлап каршы ал тагын иллене.
Изге теләкләр белән “Әтнә таңы” коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: