Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утырышлар хисап өчен генә үтми

Район хакимиятенең актлар залында башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев чыгышы белән башланды. Бәйрәм чаралары үткәрү вакытында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тиешенчә башкару зарурлыгын искә алды ул. Хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә чара үткәргәндә “досмотр” өчен оештыручы җаваплы икән. Ә полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибе өчен җавап бирә. Биредә тагын бер мөһим мизгел – чара үткәрергә планлаштыручы, бу хакта Эчке эшләр бүлегенә алдан хәбәр итәргә тиеш.
Район муниципаль берәмлекләрендәге террорчылыкка каршы комиссияләрнең эш планнарын анализлау Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхәвиев һәм Олы Әтнә авыл җирлегеннән Резеда Маликова чыгышлары нигезендә башкарылды. Һәрхәлдә, авылларда бу юнәлештә эшлиләр һәм бер генә чара да хисап тоту өчен генә узмый.
Якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан, халык күпләп җыела торган урыннарда террорчылык куркынычына каршы чаралар турында да сөйләнелде. Аларда террорчылыкка каршы көрәш чаралары тиешле югарылыкта булырга тиеш, дигән фикер белдерделәр.
Утырышта катнашкан ФСБ вәкиле, район кураторы Рамил Сабитов бу юнәлештәге эшчәнлекнең һәрберсен анализлап үтте һәм булган кимчелекләргә җаваплы карарга чакырды. Сер түгел, кимчелекләр бар, әмма төзәтмәслек түгел. Бу юнәлештә эш бара һәм ул иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев