Әтнә таңы

Хөкем ителүчеләрне тикшерәчәкләр

Әңгәмәләргә әзерме сез?

Агымдагы елның 21 нче октябрьдән 25 нче октябрьгә  кадәр "Условник" операциясе бара.

Әлеге операция кысаларында  җәза үтәтү инспекциясендә  һәм полициядә учетта торучы хөкем ителүчеләр тикшереләчәк.  Шулай ук аларның  эш урыннарын да карыйлар. 

Реклама

- Алар белән өстәмә профилактик әңгәмәләр дә үткәреләчәк, - дип, хәбәр итә Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Әгъзәм кызы Кадимова.

  Хәтерләсәгез, "Условник" ( "Шартлы хөкем ителүче")  операциясе оператив хәлне тотрыкландыру, җинаятьчелекне киметү, Эчке эшләр органнарында, җинаять-башкарма инспекцияләрендә учетта торучы затларга профилактик йогынты ясауның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм алар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү максатыннан даими үткәрелә.

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: