Хөкүмәт эшсез ата-аналарга өстәмә түләүне озайтты
Россиядә коронавирус таралу шартларында ярдәм чаралары кысаларында эшсез ата-аналарга өстәмә түләүләр сентябрьгә озайтылды.
Алар балигъ булмаган һәр балага 3әр мең сум акча алачак. Тиешле карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
"Түләүләр билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган һәм 18 яшькә кадәрге балалары булган 2,8 миллион гражданга өстәмә социаль ярдәм күрсәтәчәк", - диелә карарда.
Бу максатларга федераль бюджеттан 8,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк.
Чыганак https://www.business-gazeta.ru/news/480383
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев