Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмит абый! Юбилеең белән!

Районыбызның күренекле шәхесе, газетабызның тугры дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе - хисап палатасы җитәкчесе Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улының бүген гомер бәйрәме - олы юбилее.

Хөрмәтле Хәмит Фазылҗан улы! "Әтнә таңы" редакциясе Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң изге, ихлас теләкләрен юллый. Сез тормышыгызны туган җиребезгә хезмәткә багышлаган кеше. Тирән белемле белгеч, төпле фикерле киңәшче, сәләтле җитәкче  - кайда гына хезмәт куйсагыз да,Сез һәрвакыт башкалар өчен үрнәк булып тордыгыз. Туган көнегез белән котлап, Сезгә сәламәтлек, куанычларга бай озын гомер, гаиләгездә тигезлек теләп калабыз. Һәр туар таңга куанып, сөенеч белән яшәргә язсын. 

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен!

"Әтнә таңы" редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    редакция

    0

    0

    Котлыйбыз!