Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер илтте бөек Тукайга (0+) - фоторепортаж

Бүген районда "Хәтер илтә бөек Тукайга" дип исемләнгән чара узды.

 Тукай безнеке! Тукай Әтнәнеке! Бар иде Тукайны башкаларга бирәсе килмәгән чак та. Үзебезнеке итәсе килү шул дәрәҗәдә көчле булган. Ә бүген  бу хакта үз чыгышында искә төшереп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов  "Тукай барыбызныкы да, Тукай - халыкныкы! " дип барыбыз да аңларлык итеп әйтте.

Аңлаган идек анысы. Кушлавычта туган Апушны гына ерак җибәрәсе килмәде. Бәйрәм чарасында да "Менә мин бит ул, Апуш..." дип килеп чыкты ул (Р.Сәләхетдинов). Аңа ияреп Шүрәлесе, Су анасы, Куяны, Аюы сәхнәгә менде.

Мәктәп укучылары да, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, артистларыбыз да, "Күңел чыңы" иҗат итүчеләре дә Тукайга кайтты бүген. Хәтер мәңгелек. 27 яшендә вафат булган Тукаебызга гомер буе яшәп тә барып җитә торган түгел шул. Аллага шөкер, татар милләтенең үз Тукае бар!

Чара "И туган тел"не җырлап тәмамланды.

Әлеге чарадан төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез. 

С..Мингатина, А.Төхфәтуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев