Әтнә таңы

Хыял чынбарлыкка әйләнә

Уйламаган җирдән яшәешебезгә килеп кергән референдум, үзара салым кебек төшенчәләр баштарак авыл халкы өчен ят булып тоелса да, бүгенге көндә авылның киләчәген яхшыртуда төп рольне уйнаучы факторларның берсе алар.

Реклама

Уйлап кына карагыз әле?! Язгы-көзге пычрак­ларда кара каршы күршеңә озын кунычлы итек кимичә кереп булмаган чакларда кайчан да булса урамның буеннан буена ялтырап торган асфальт юл салынган булыр дип өметләнә алдык микән соң без? Ялгышып хыял­лансак та, ишеткән кеше кычкырып көләр иде.
Олы Мәңгәр авылын гына алыйк. Үзара салым акчасын җыюга уңай карашта булды безнең халык. Авыл җирлеге баш­лыгы булып Вазыйх Хис­матуллин эшләгән чор­да башланган эшне хә­зерге авыл башлыгы Фәнис Тәхәвиев дәвам итә. Халык белән эшләү нә­тиҗәсе дә күз алдында – авылның үзәк урамнары гына түгел, хәтта түбән очында  һәм Тарлау ягы урамында да асфальт салынды бит.
Күптән түгел авыл мә­дәният йортында үзара салым җыю буенча һәм эшләгән эшләргә нәтиҗә буларак халык белән берлектә авыл җыены узды. Фәнис Тәхәвиев үзара салым акчасы нинди максатларга тотылу  һәм алда торган максатлар турында чыгыш ясады. Алдагы елда җыелган 440 сум дүрткә тапкырланып 2 миллион 200 сумга әйләнгән һәм бу акчаның күп өлеше асфальт салуга тотылган. Шулай ук Бәхтияр авылында су кертелгән, җирлеккә кергән өч авылда да су гидрантлары куелган. Киләчәктә үзара салым буенча җыелган акчага Олы Мәң­гәрнең Пионер һәм Татарстан урамнарының кал­ган өлешенә асфальт салыначак. Шулай ук Иске Мәң­гәр авылында Тукай һәм Октябрь урамнарында асфальт салып бетерү һәм Бәхтияр авылында территорияне чистарту, юлларга яңадан таш җәю дә күздә тотыла. Үзара салым суммасы авыл җирлегендә шул килеш кала, ул – 500 сум.
Тавыш бирү юлы белән халык үзенең ризалыгын белдерде. Димәк, авылыбызда тормыш шартлары тагын да яхшырачак. Үзебезнең активлык кына кирәк.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: