Әтнә таңы

Кибернетика һәм генетика

Узган гасырның 30-40 елларында илебез белән идарә иткән, яшьлегендә поплык белеме генә алган Иосиф Джугашвили – Сталин (“Джуга” сүзе борынгы грузин теленнән “корыч” дип тәрҗемә ителә).

Реклама

Җәүдәт МӘГЪСҮМОВ,  Олы Әтнә авылы
Агрономнан “халык  академигына” әйләнгән Трофим Лысенко һәм башка  шундый “галим”нәр тәэ­сирендә өстә аталган ике  фәнне “буржуаз ялган  фәннәр, империализм­ның сатлык кызлары”  дип атый һәм шул фәннәр белән СССРда шөгыль­ләнгән галимнәрне төрмә-лагерьларда  черетә. Генетика фәне  буенча иң зур галимнәрнең берсе булган С. Вавилов Саратов шәһәре  төрмәсендә ачтан үлә. Т.Лысенко җитәкчелегендә    карабодай орлыгыннан  берничә төп үсемлек  үстерер өчен орлыктан ярма ясап басуга  чәчәләр, тузганактан  нефть алырга тырышып  карыйлар, тагын шундый тырышлыклар буш  нәрсә булып чыгалар. Борынгы грек теленнән “Идарәче, идарә итү  осталыгы” дип тәрҗемә  ителгән кибернетика  фәне АКШ хәрби кораб­лары артиллериясенә дошманнарына кыска ва­кыт эчендә төгәл итеп ату өчен 1947 елдан 27 меңнән артык электрореледән торган исәпләү җайланмалары ясап ку­яр­­га ярдәм итә. Казан  шәһәрендәге төзелеш  инс­титутында без 1978-80 елларда хәрби  эш дәресләрендә “Град” дип  аталган реактив снарядлар ату коралын өйрәндек, запастагы батарея командирлары, лейтенант­лар булып чык­тык. Һәрберсе 66 килограмм авырлыкта  булган 40 снаряд 20 секунд эчендә атылып 20  чакрымнан артык ерак­лыкка оча алалар, алар  тиешле җиргә төшсен  өчен кулдан дәфтәрдә  исәпләүләр ясый идек. Исәпләүләрдә һава торышы, шул исәптән җилнең юнәлеше һәм тизлеге, снаряд очканда Җир  шарының үз күчәре  тирәсендә әйләнүе дә  исәпкә алына, кулдан  исәпләү өчен төгәллек, шактый вакыт кирәк. Укытучы офицерлар  АКШта бу исәпләүләрне күптән ЭВМнар башкаруы турында сөйлиләр иде. Сугыш вакытында  кем тизрәк һәм төгәл  итеп  ата – шул җиңә, бу  һәркемгә  аңлашыла.
Элек “Эврика” дип  аталган китапларның 1964 елда басылганында Кембридж университеты­ның  математика лаборатория­сендә кеше башыннан  да кечерәк күләмле, секундка 500 миллион исәп-хисап эше башкарачак электрон машина эшләнеп ятуы, аның бүлмәләрне тутырып торган  зур компью­терларны алыштырачагы турында  язылган (компьютер  сүзе  инглиз  теленән “исәп­ләү җайланмасы” дип  тәрҗемә ителә). Казан шәһәре университетында һәм институтларында  1980 еллар тирәсендә берничә шкаф зурлыгындагы ЭВМнарга биремне  перфокарталар ярдәмендә кертәләр иде. Без дә  шул вакытларда КИСИда күперләрнең ныклыгын исәпләү өчен укытучы доцент белән ЭВМга бирем керттек, кызганычка каршы башы биек  түшәмгә җиткән зур тимер шкаф безгә дөрес  мәгълүмат бирә алмады, шактый газаплангач, доцентыбыз биремнәрне  кулдан эшләргә кушты.
Без шул  тимер шкафны  газаплаганда буржуйлар ясаган санак биш ел чамасы элек шашка уены  буенча дөнья чемпионын  җиңгән иде, узган гасыр  азагындарак АКШның  “Серо-голубой” дип аталган кибернетика җимеше  шахмат уены буенча дөнья чемпионын, өченчесе  берничә ел элек иң катлаулы уеннарның берсе  булган  “Го” буенча дөнья чемпионын – Корея кешесен җиңде.             
Заманында Ленин бабабыз “Чудесный грузин” дип атаган бәндәнең дә илебезгә салган зыянын санап бетергесез. Кибетләрдә, кешеләрдә  кайсыбызның чиста  безнең илнеке булган  кә­рәзле  телефон, смартфон, планшет, ноутбук­лар  күргәне  бар  икән, барысын  да  буржуйлар, кытайлар һәм С.П.лар  ясап саталар...
Икенче “Сатлык  кызга” – генетикага  килсәк,  анысы да чын фән  булып  чык­ты – чит илләрдә тулысы белән кешенең, башка тереклекнең тулы  геномын ачыкладылар,  безнең берничә йөз геныбызның җир йөзендә башка җан ияләрендә бөтенләй очрамавы  ачыклангач, кайбер галимнәр аларны безгә  чит планета вәкилләре  биргән дигән фикерне күтәреп чыктылар. Гомерен Месопотамиядә табылган керамик табличкаларны өйрәнүгә багыш­лаган АКШта  яшәгән ике галим  шулар  исәбеннән, аларның берсе – Россиядә туган Захария  Ситчин исемле галим,  бу турыда берничә  ел элек районыбыз газетасында язып чыккан идем. Хәзер кешеләрнең геннарын тикшереп туганлыкларын, ерак бабаларын ачыклыйлар, җинаять кылучыларны ачык­лыйлар. Республикабыз  җитәкчелеге Ш.Мәрҗәни  исемендәге Тарих инс­титутына Татарстанда  шәҗәрәләре булган кешеләргә ДНК анализлары ясау өчен берничә ел  элек акча бүлеп биргән иде, хәзерге вакытта  1400дән артык кешенең ерак бабаларының  кемнәр икәнлеге, кайлардан килүләре ачык­ланган. Әтиләре ягыннан Күшәр авылында туган Хәйретдинов  Азат Гыйльметдин улы, Ташчишмә авылының   Галиев  Айрат  Камилбик  улы, бабалары шул авылда яшәгән Ибәтуллин Радик Фәрит улы (КХТИда укыта, 1858 елгы ревизия язуларында авылның чиреге дияр­лек аның туганнары), Иске Мәңгәр авылыннан Ибраһимов Рәис Рәүф улы, Иске Ашыт авылыннан Әхмәтханов Дамир  Наил улы, Иске  Җогып  авылыннан Фәйзуллин  Фәрит Әхмәдияр улы,  Шакиров Габделәхәт  Муллаәхмәт улы, Олы  Әтнә авылыннан Хәсәнов Айрат Мөбәрәкша  улы, гаплогруппа 1 – М253, шул ук нәселдән  озак еллар Олы Әтнә хас­таханәсендә баш табиб  булып эшләгән Гарипов  Азат Харис улының әнисе Зәкия ханым, шул  шәҗәрәдәге Олы Әтнә авылы сәүдәгәре  миллионер Гатаулла бай  Давытов, Баязитов Ирек  Фәез улы, гаплогруппа 1 – М253, Бариев  Җәүдәт  Габделхәй улы, гаплогруппа 1 – М253, Яңа  Шашы авылында туган  мин фәкыйрегез Мәгъсүмов Җәүдәт – гаплогруппа 1-М253,  Арча морзасы Яушев  нәселеннән булып чыктык. Арча шәһәрендә басылган шул ук Арча тарихы китабында Явыш  һәм Япанча (Ябынчы)   морзаларның гаскәрләре   белән өч тапкыр Иван  Грозный гаскәрләренә каршы сугышулары турында язылган. Соңгы сугышта рус гаскәрләре күп булып киләләр һәм морзалар гаскәрен алдап засадага кертәләр. Кулга алынган морза Явыш Багыш улы русларга хезмәт итәргә мәҗбүр була, аның ерак бабалары Скандинавиядән килгәннәр.
Әтисе Яңа Кенәрнеке  булган Гарипов Азатның ерак бабалары безнең эра башында  көнбатыш Европадан  килгәннәр. Мәмсә елгасы янындагы пүчинкә – (Починок по речке Мамся, соңрак Яңа Кенәр авылы) башлыча Шинер-Кинер (хәзерге  Иске Кенәр авылы) кешеләре  күчеп утырудан барлыкка килгән, ләкин  күчеп утырган семьялар  исемлегендә Мөхәммәдхарис Мөхәммәдгариф  улының бабалары юк,  алар башка авылдан  килгәннәр, гаплогруппа Р – М198(Р1а1)
Иске  Мәңгәр  авылында туган Хәкимҗанов  Рәшит Әхмәтҗан улы  әтисе ягыннан морза  Үтиевлар нәселеннән  икәнлеге шул авылда 1834 елда булган ревизия  язуларында язылган, шәҗәрәдә тагын күп кешеләр бар, гаплогруппа G – М201. Шул ук авылның Мәхмүтов  Азат  Яхья улының борынгы  бабалары Себердән килгәннәр, гаплогруппа Q1. Иске Өҗем авылында туган Габидуллин Наил  Гомәр улының ерак бабасы Казахстан якларыннан монгол яулары белән  килгән булса кирәк, гап­логруппа D. Тарихтан  билгеле булганча, Батыйның 250 меңлек гас­кәрендә монголларның  саны 40 мең генә булган, калган сугышчылар  буйсындырылган халыклардан булганнар, Мәхмүтов Азат Яхья улының ерак бабасы да  шулай килгән булырга  мөмкин. Иске Мәңгәр  авылының яртысына  морза Яушевлар, калганына морза Үтиевләр  хуҗа булганнар.
Олы Әтнәдә туган  Мөхәммәтҗанов Ринат Габдулла улы нәселе борынгы Болгарлар­дан чык­кан, аның  шә­җә­рә­сендә озак еллар теш табибы  булып  эшләгән  Шаһиев Тәлгать  Мөхәммәтгали улы, Сад­риев Мансур Салих улы  һәм тагын бик күп кешеләр бар, гаплогруппа  Е1b1b1 (T–V35). Шул ук авылның Габдерахманов  Рамил Наил улы бабалары да болгарлардан чык­каннар. Ерак бабалары  Иске Өҗемнән булган  Закиров Илдар Камил  улының нәселе дә болгар  бабаларыбызга барып тоташа, гаплогруппа R – М198 (R1а1). Мин әниемнең әтисе Гос­мангали Мөхәммәтша  улы нәселен ачыклау  өчен туганыбыз Ильяс  Сәгъдивәккас улы Әүхәдиевнең улы медицина профессоры Эрик Әүхәдиевтән геннар пробасы  алган идем, бо­рынгы бабаларыбыз шу­лай ук болгарлар булып чыктылар.
Кече  Әтнә  авылыннан  Әнәс Насретдинов һәм  шул авылда туып Олы  Әтнәдә яшәүче бертуган Равил белән Рәшит  Сибгатуллиннарның борынгы бабалары бер  тамырдан чыкканнар, аларның  уртак бабасы моннан  400-600 ел элек яшәгән,  ерак бабалары моннан  1500 ел чамасы элек Европадан килгәннәр.
Олы Мәңгәр авылында туган Шакиров Илсур һәм Югары Көек авы­лын­да туган Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Салих  улының уртак бабалары  бар, ерак бабалары болгарлар булып чыктылар, гаплогруппа Р8816. Нигъ­мәтҗанов Габдулла­җан абзыйныкыннан ка­ла башка кешеләрнең шә­җә­рәләрен мин эшләгән  идем, Насретдинов Әнәс  әфәндедән башкаларыннан геннар пробасын да  үзем алган идем. Иң мөһиме шактый  кешеләр әти ягыннан туганнар булып  чыктылар, шул исәптән  тормыш иптәшем Наилә  Габделхәй кызы да. Ташчишмә авылының Галиев Айрат әнием ягыннан да безнең туганыбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: