Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичә республикада 440 юл һәлакәте булган, Әтнәдә – ике

31 декабрь көнне ТРда 440 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 44 кеше үлгән, 533 кеше тән җәрәхәте алган Казанда гына да 184 юл һәлакәте булган. 2 кеше үлгән. 207 кеше тән җәрәхәте алган. Моннан тыш исерек килеш 19 тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылган, 22 кеше каршы полосага чыккан, 40 бала утыргычсыз...

31 декабрь көнне ТРда 440 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 44 кеше үлгән, 533 кеше тән җәрәхәте алган Казанда гына да 184 юл һәлакәте булган. 2 кеше үлгән. 207 кеше тән җәрәхәте алган. Моннан тыш исерек килеш 19 тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылган, 22 кеше каршы полосага чыккан, 40 бала утыргычсыз йөртелгән, 263 кеше саклану каешын такмаган. Бу хакта ТР буенча Эчке Эшләр бүлегенең ГИБДД Идарәсе хәбәр итә.

Әтнә районында ике юл һәлакәте булган, Берсе - Күәм-Әтнә юлында, икенчесе Олы Әтнәдә, Абдуллаҗанов кибете каршындарак.

"Икесе дә вак юл һәлакәте, Аллага шөкер, үлүчеләр дә, тән җәрәхәте алучылар да юк. Юлларда сак булыгыз, һава шартларын искә алып йөрегез", - дип кисәтә Әтнә Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаучы инспектор Рифат Нурмехәмәтов .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев