Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Кичке 11 дән соң ярамый

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе узган атнаны 6 протокол карады. Болар кичке сәгать 10нан соң өлкәннәр күзәтчелегеннән башка балигъ булмаганнарнарның урамда йөрүләре. "4сенә кисәтү генә ясадык, 2се административ җавапка тартылып, һәр икесенә 2 мең сум күләмендә штраф салынды. Чөнки болары икенче тапкырын кисәтелүчеләр. Әти-әниләрнең һәм балаларның исләренә төшереп үтәсе...

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе узган атнаны 6 протокол карады. Болар кичке сәгать 10нан соң өлкәннәр күзәтчелегеннән башка балигъ булмаганнарнарның урамда йөрүләре. "4сенә кисәтү генә ясадык, 2се административ җавапка тартылып, һәр икесенә 2 мең сум күләмендә штраф салынды. Чөнки болары икенче тапкырын кисәтелүчеләр. Әти-әниләрнең һәм балаларның исләренә төшереп үтәсе килә, 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать 10нан соң өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда йөрергә ярамый. Юкса, "Белмәдек кичке сәгать 11дән соң, дип уйладык", диючеләр дә бар", - диде балигъ булмаган баллар белән эшләү комиссиясе сәркатибе наилә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев