Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кичке авыл көне”– Җөлбидә

Башка авылларда узган мәдәни чаралар турында укып, ара-тирә кызыгып та куйгалый идек. Соңгы вакытларда үзебездә уздырылганнары да күпләрне көнләштерерлек. "Кичке авыл көне" дип исемләнгән бәйрәмебезне караучылар да бу фикерем белән килешерләр. Яңгыр булу сәбәпле күчерелеп тә торды ул. Минем үземнең кунакларның күплегенә исем китте. Күрше-тирә авыллардан да, шәһәрдән кайтучылар да...

Башка авылларда узган мәдәни чаралар турында укып, ара-тирә кызыгып та куйгалый идек.

Соңгы вакытларда үзебездә уздырылганнары да күпләрне көнләштерерлек. "Кичке авыл көне" дип исемләнгән бәйрәмебезне караучылар да бу фикерем белән килешерләр. Яңгыр булу сәбәпле күчерелеп тә торды ул. Минем үземнең кунакларның күплегенә исем китте. Күрше-тирә авыллардан да, шәһәрдән кайтучылар да бар иде. Монысы юллы булуыбыз нәтиҗәсе инде. Юлыбыз булгач мәйдан әйләнәсендә генә дә 25-30 җиңел машина бар иде. Бәйрәмгә Югары Бәрәскә авылы кибете тәмле күчтәнәчләр белән килсә, пылау һәм шашлык пешереп сыйлаучылар да булды. Уеннар җыр-бию белән аралашып барылды. Килгән кунаклар да, балалар да һәр уенга актив катнаш­тылар. Уеннарда суны түкмичә, музыка астында матур йөрү белән беренче килүче киленнәргә, "Ат чабышы" (Таяк атлар белән) ярышында алда килүчеләрне карау күңелне җилкетте. Иң ошаганы: хатын-кызлар арасындагы кул көрәше булды.
Кичәне оештырып алып баручы кеше - үзебез­нең Филсинә Насыйбуллина, ана авыл халкының да, кунакларның да хөрмәте зур. Әйт­кән рәхмәтләребез дә үзенә игелек булып кайт­сын. "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимовның ярдәменнән башка мондый кичәләрне оештырып булмавы һәркемгә мәгълүм. Авыл халкының, өлкән яшьтәге әби-бабайларның иң сөенгәне: балаларның рәхмәте булды. Җәйге каникулда безнең авыл балаларына зур бәйрәм ясадылар. Бузунов Тәбрис музыка белән ярдәм итте һәм ул төнгә кадәр дәвам итте. Сак хезмәткәрләре дә үз постларыннан бәйрәм бетмичә китмәделәр. Аллага шөкер, кичебезнең яме китмәде. Бәйрәмебез күңелле узды.
Юллы булдык, инде бер кечкенә генә "Кызыл почмак" яки "Уку йорты" дип атала торган җир дә булса, балалар рәхәтләнер иде. Компьютерлар хәзер бар өйдә дә бар, тик интернет юк. Укулар башлангач, анысы да кирәк булыр инде аның. Яңа Җөлби халкына бу өлкәдән дә ярдәм булса, дөньябыз түгәрәкләнер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев