Әтнә таңы

"Киек казлардан улыма аяк -кул сорадым" - " Әтнә таңы"

Уйламаган җирдән хәсрәткә юлыгып, аяк астыннан җир убылган мәлдә, башын ташка бәрердәй була адәм баласы. Балтачта яшәүче Нурания ханым Вәлиева исә тормышындагы һәр авырлык каршында шулай көчсезлеген күрсәтә башласа, мөгаен, ул бәрелгән таш та түзә алмый ярылыр иде… Икенче бала булып дөньяга килгән улы Ниязга зур өметләр баглаган ул. Артык...

Уйламаган җирдән хәсрәткә юлыгып, аяк астыннан җир убылган мәлдә, башын ташка бәрердәй була адәм баласы. Балтачта яшәүче Нурания ханым Вәлиева исә тормышындагы һәр авырлык каршында шулай көчсезлеген күрсәтә башласа, мөгаен, ул бәрелгән таш та түзә алмый ярылыр иде…

Икенче бала булып дөньяга килгән улы Ниязга зур өметләр баглаган ул. Артык шук, шаян улы биек койма башларында йөргән, ишегалды белән өйне бер итеп чапкан вакытта, бәлки, «Тик кенә утырып тора алмыйсыңмы әллә син?» - дип шелтәләгән чагы да булгандыр… Әллә үзенең көннәрдән бер көнне хәрәкәтсез каласын сизенеп шулай бертуктаусыз йөгерергә һәм уйнарга ашкындымы икән Нияз? Уеннан килеп чыккан уймак аркасында җиде ел буе инвалид арбасында утырырга мәҗбүр ул. Кайчандыр күңелендә хоккейчы булу теләген йөрткән егетнең хәзер хыялы бер генә: терелеп аякка басу.

«МУЕНЫҢНЫ АВЫРТТЫРМА, ДИДЕМ»

Нияз гаиләдә үзеннән 1 яшь тә 2 айга гына өлкәнрәк апасы Фәридә белән дә дус, тату булганнар, уенчык бүлешеп тавышланмаган алар. Кечкенәдән үк спортны яраткан егет шук булуы белән аерылып торган… Һәм бик күп тапкырлар үлемнән калган.

- Бернәрсәдән дә курыкмый иде ул. Биеклектән дә, тизлектән дә, судан да… Ике тапкыр суга бата язды, бер мәртәбә канализация чокырына төште… башлары ярылып беткән иде хәтта, - дип сөйли Нурания ханым улының балачагы турында. - Бервакыт моңа әтисе хоккей киемнәре алып кайтып бирде. Шуннан бозда шуу белән мавыгып китте ул. Әтисе үзе дә спортны ярата иде, Казандагы «Ак Барс» хоккей командасының юниорлары төркеменә бирде улыбызны. 9 яшендә әнә шулай чынлап торып хоккей белән шөгыльләнә башлады ул. Иртәнге сәгать 4тә торып Казанга китә иде, 6га бозга барып җитәргә кирәк… Беркайчан да «йокым килә әле» дип ятканы булмады, һәр нәрсәгә җаваплы карады балам. Бераздан аны Казанның 1нче спортчылар мәктәбенә бирдек тә, ул шунда укый башлады, хоккей белән шөгыльләнүен дәвам итте. Янымнан җибәрүе кыен булса да, каршы килмәдем, сагынган саен, янына барып кайтырга җай таба идем.

9нчы сыйныфка күчкән яшь спортчыны әти-әнисе кире Балтачка кайтарган.

- Монда кайткач та, спорт белән элемтәсе өзелмәде балабызның. Нинди генә ярышларда катнашмады ул. Волейбол да уйнады, футболда туп та типте… Бервакыт районда узган ярышта алты медаль алган иде хәтта. Аның уңышларына бик сөендек. Киләчәктә улыбызны спортчы буларак күрдек. Тик ул 10нчы сыйныфта укыганда, гаиләбезгә афәт килде…

2009нчы елның февраль ае. Ел саен шушы вакытта Балтач гимназиясендә «Чаңгы каникуллары» дип аталган чара уздырганнар. Бер атна буе укырга бармыйча, сыйныфташлары, укытучылары белән берлектә, балалар йә чаңгы, йә чана шуа торган булган.

- Хәсрәт ишек шакыган көнне әле дә яхшы хәтерлим. Үзем башлангыч сыйныфларны укыта идем, шуңа күрә мәктәпкә улым белән бергә барырбыз дип уйладым. «Әйдә, улым, киттекме?» - дип сорыйм моннан. «Әни, син бара тор, мин соңрак кына чыгармын. Кичә шундый күңелле итеп шудык, рәхәт булды!» - ди. Шунда әллә нәрсә булды миңа. «Һай, улым, биек таулардан шуа күрмәгез, муеннарыгызны авырттырырсыз!» - дидем. Нигәдер күңелгә шул сүз килде, нәрсә дип әйткән булганмындыр инде мин аны… Мәктәпкә бардым да, үзем җитәкләгән сыйныф укучыларын берәм-берәм киендереп, урамга чыгарга җыенганда гына, «Нияз егылып, муенын авырттырган», - дип килеп әйттеләр. Тизрәк балам янына чаптым. Мин килгәндә, ул ята иде инде. «Әни, елама!» - диде, мине күрүгә үк. Ике иптәше бер-берсенең кулын тоткан да, Нияз йөгереп килеп, шул куллар өстенә басып, үзен күккә чөяргә һәм сальто ясарга теләгән булган - ясый алмаган. Егылуга ук, «Аяк-кулларымны тоймый башладым», - дип әйткән булган улым. Бастырып карамакчы булганнар - гәүдәсен тота алмаган, - дип сөйли ана.

МУЕНЫ СЫНГАН

Ниязны ашыгыч төстә больницага алып киткәннәр. Казаннан нейрохирургларны чакыртып тикшерттерсәләр дә, табиблар: «Куркырлык әйбер юк», - дип тынычландырган. Янәсе, малайның муены сынмаган, бәрелгән генә. Ә Нияз үзе бу вакытта муенының бик каты авыртуын әйтеп зарланган. Бары тик икенче көнне генә Казандагы республика клиника больницасына озатканнар аны.

- Юл буе, носилкада яткан килеш, башым авырта дип барды. «Йоклап китмәсә ярар иде», - дип бик курыктым шулвакыт. Югыйсә кабат уянмас кебек тоелды. Без Казанга килгән көн - шимбә иде, шуңа башта томография узарга керә алмадык. Бик озак көткәннән соң гына чакыртып алдылар, Ниязның муенындагы 4, 5, 6нчы умырткалары сынганлыгы ачыкланды. Улыбызны больницага яткырырга булдылар, ләкин урын булмау сәбәпле, коридорда урнаштырдылар. Система бирергә тотындылар… Системаны алганда, бу әллә нишли башлады. Тыны беткән шикелле тоелды. Тизрәк табиблар янына барып, шул хакта әйткәч, Ниязны носилкаларга салып, реанимация бүлегенә урнаштырдылар. Бу вакытта ул инде аңын югалтып, комага киткән иде. Хәле авырайганнан-авырайды, «Исән калмаячак», - дип кисәтеп куйдылар. Дүрт көн буе комада ятты ул. Әле айныгач та сөйләшә алмады. Аңына килгән саен, мине сорады. «Әни, әни», - дип ятты балам. Беркем дә аның исән калачагын ышандырмады, «Җиде көннән соң үләчәк», - диделәр. Сөякләр сынган урында арка мие кысылган, шуңа операция ясарга да курыкты табиблар. Ә бер ай вакыт узгач, Интернетта махсус төркем булдырып, Ниязга туганнарым акчалар җыйды, мәрхәмәтле кешеләр биргән акчага Мәскәүдән бер профессорны чакырттык. Ул Ниязны карады да, «Моңа тияргә ярамый, операция ясатмагыз», - дип китеп барды…

Билгеле, улының муенын авырттыруы турындагы хәбәрен ишеткәндә, ана кеше хәлләрнең бу кадәр четерекле булачагын күз алдына да китермәгән. Аякка басар, бары тик бәрелгәндер, дип кенә юаткан булган бит ул үзен. Баласының бер-бер артлы берничә мәртәбә үлемнәрдән калачагын күз алдына да китермәгәндер шул Нурания ханым.

Ниязның хәле начар булгач, берьюлы сигезәр шешәдән дару «койганнар» аңа. Яшүсмернең йөрәге моның кадәр көчәнештән тәмам хәлсезләнгән - кардиостимулятор куйдырырга мәҗбүр булганнар. Бераздан, селкенмичә озак вакыт ятканга күрә, ике үпкәсе дә кабарган.

- Бугазын тишеп, үпкәдән көн саен үлек суырттылар. Үзе суламый, аппарат белән ятты. Чын мәгънәсендә больницада яши башлавыбызга ике ай булганда, Петербургтан бер профессор чакырттык. Ниязны караганнан соң, «Ник селкетмисез баланы, моны селкетергә кирәк», - диде. Шуннан янга таба яткырган иде, күргән әйберемнән тораташ катып калдым - улымның койрык сөяге өстендә тәне чиләнеп чыккан. «Чиләнгән урыны юкмы?» - дип, мин бит табиблардан гел сорап тордым. «Юк-юк, без аны карап торабыз, берни юк», - диделәр. Ә монда - кул чугы зурлыгында тишек, шуннан үлек агып ята. Сөягенә кадәр күренеп тора! Егылганнан соң, баламның күкрәктән аскы өлеше сизмәскә әйләнде - үзе дә белмәгән инде ул тәне тишелеп акканны. Аның шушы җәрәхәтләрен дә дәваларга тотындым, - дип сөйли ана, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча. Гүя баласының авыртынуларын үз тәне аша да уздырган һәм үткәннәре исенә төшеп, кабат йөрәк ярасын кузгата иде аның.

«АЛЫП КАЙТЫП КИТЕГЕЗ - УЛ БАРЫБЕР ҮЛӘ!»

Больницада яткан вакытта, Ниязны бары тик зонд аша гына тукландырып торганнар. Нәкъ ике ай булды дигәндә, кисәк кенә эч авыртуларыннан зарлана башлаган ул. «Синең күкрәктән аскы өлешең берни сизми бит, эч авыртканын каян беләсең, үз-үзеңне алдау гына бу», - дип тынычландырган аны табиблар.

- Берзаман килсәм, эче зур итеп кабарган, зәп-зәңгәр төскә кергән. Күзен көчкә генә ачып: «Әни, мин үләм», - ди, балакаем. Шунда ук әтисен чакырттым, Нияз үлә, минәйтәм. Үзем баш табиб урынбасары янына чаптым. «Өегезгә алып кайтып китегез, барыбер үлә ул», - диде. Ничек алып китик, ясалма сулышта ята бит ул, дидем. Аппараттан аергач, берничә минуттан тончыгып, газапланып үләргә тиеш була бит инде бала. Ахыр чиктә операция ясарга булдылар. Шуннан соң барысы да беленде инде. Ризык уза торган торбасы ашказанын тишеп чыккан да, бөтен ашаганы эченә таралып, үлек булып җыелып яткан икән. Шулай итеп, янә бер мәртәбә әҗәл тырнагыннан йолып калдык баланы.

Дүрт ай реанимациядә ятканнан соң, Нияз ясалма сулыш алдыру аппаратын сүндереп, мөстәкыйль рәвештә сулап карау теләге туганлыгын әйткән. Үпкәләре кабару нәтиҗәсендә җыелган үлек сулыш юлларына керсә, егет өчен бу бик аянычлы тәмамланачагын аңлаган табиблар. Шуңа күрә көнгә берничә минут кына үзлегеннән суларга рөхсәт биргәннәр. Һәр көнне баласы ничә минут сулаган - барысын да дәфтәренә теркәп, язып барган Нурания апа. Аның өчен бу алга китеш, улының савыгу баскычының бер басмасы булып саналган. Сулыш алдыру аппаратының чынлап та акрынлап кирәге беткән. Фәкать үз көче белән генә Нияз бу авырлыкны да җиңеп чыккан.

Алты айдан соң әниле-уллы икәү кабат Балтачка әйләнеп кайткан. Бу вакытта Нияз акрынлап утырып тора ала башлаган. Тик тәненең сизү сәләте генә кайтмаган аңа.

- Шунысы куандыра - улым беркайчан да «Барыбер үләм», - дип елап ятмады. Эче кабару вакыйгасы вакытында да: «Үләргә ирек куймагыз миңа!» - дип, табибларга ялынды ул. Җиде ел инде улым инвалид арбасында утырырга мәҗбүр. Без аны кабат аякка бастыру өчен тырышып яшәдек. 2012нче елда авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның улы Ленар Әхмәтов безгә 2 млн сум акча бирде, шул акчага Германиягә бардык. Муенының сынган җирен ачып, «стволовая клетка» дигән күзәнәкләр керттеләр. Аларны Ниязның корсагыннан май тукымаларын алып ясадылар. Файдасы тисә, алты айдан күренә башлар, шунда ук күренмәс, дип кайтарганнар иде безне. Өметебез зур иде, тик кызганыч, файдасы тимәде. Әгәр алга китеш булса, улым кулын хәрәкәтләндерә ала башлаган булыр иде…

Тормышны яратканга күрәме, Нияз яшәргә тырыша, тырышып, төрле күнегүләр ясый, мускулларын махсус җайланмалар ярдәмендә хәрәкәтләндерә икән. Интернет аша эш табып, акча да эшли икән әле. Үзен яшьтәшләре белән бертигез күрергә тырышуы киләчәктә авыруын җиңеп чыгарга ярдәм итәр аңа бәлки. Хәер, нинди генә халәтендә дә ул - әти-әнисенең куанычы, горурлыгы. Хәрәкәтсез яткан улын каравы җиңел булмаса да, Нурания апа Ниязны бик яратуын, аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмавын сөйли.

- Хәсрәтегезне оныттырыр - бала алып кайтыгыз, дигәннәр иде миңа. Юк, риза булмадым. Мин Ниязымны да бик яратам. Йокыдан торганчы да сагынам аны. Ул ятканда сокланып карап торам да, «Тор инде, улым, сагынып беттем бит үзеңне!» - дип уятам. Килеп чыккан бәхетсезлектә үземне гаепләгән вакытлар да булды. Никләр генә кабат Балтачка кайтарттык икән, никләр генә Казанда калдырмаганбыз, дип әйтә идем. Тик бу язмыш - аның белән килешми мөмкин түгел. Хәзер улымның муены тоташты, сынган урыны беленми дә. Арка миенең дә өзелгән урыны юк, тик җәрәхәтләнеп кенә калды. Шул җәрәхәте төзәлерме-юкмы, әйтүе кыен, - ди Нурания апа, күңеле тулып.

Имчеләр Ниязның аякка басачагын, бер аягына аксап йөриячәген, хәтта үз гаиләсен корачагын да әйткән. Сыйныфташлары да егетне төшләрендә гел сул аягына аксаган килеш күрәләр икән. «Улым терелсен иде» дигән өмет Нурания апа күңелендә дә сүрелми. Иртә-кич кенә түгел, ел фасыллары алмашынганда да бер үк сүзләрне кабатлый икән ул.

- Әле беркөнне күз яшьләремне күреп, Ниязым: «Нәрсә булды, әни?» - дип сорап куйды. «И улым, күккә текәлеп, күзәтеп тордым, сигез көтү булып кыр казлары кайтты. Шуларны күз яшьләрем белән озатып, карап калдым. «Улыма аяк-куллар алып кайтыгыз, дип әйттем!» - дидем.

Ихластан теләгән теләкләр кабул булмый калмый. Нияз инде бик күп тапкырлар үлемнең үзен җиңеп чыккан, нинди генә авыртулар һәм авырлыклар күрсә дә, ачык йөзле, шат күңелле булып кала алган. Бу гаилә авыр вакытларында үзләренә ярдәм иткән һәрбер мәрхәмәтле затка, Ниязның көн дә хәлен белеп торучы дусларына, Балтач халкына рәхмәт укый. Нәкъ менә шушы кешеләрнең ышанычын аклап, бер савыгыр әле ул!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан - Балтач - Казан "Безнең гәҗит"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: