Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киек кошларга көзге ау сезоны сентябрьдә башлана

Аучыларга рөхсәт алу өчен гаризаны күп функцияле үзәккә тапшырырга кирәк.

Татарстанда суда йөзүче киек кошларга көзге ау сезоны 5 сентябрьдә ачыла. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Рөхсәт алу өчен гариза белән 25 августтан башлап күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә була. Аучы түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш: гариза, паспорт, аучылык билеты, дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция (650 сум) (банк картасы булса, пошлинаны күп функцияле үзәктә түләп була).

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-08-2020/kiek-koshlarga-k-zge-au-sezony-sentyabrd-bashlana-5763649

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев